Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар шундый кызлар

Нурания – Исәнсеф авылы кызы. Башта Исәнсефтә, соңрак Тат. Бүләр авылында белем алды. Ул чорларда мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда калып эшләү гадәте бар иде. Бер ел колхозда терлекчелектә эшләгәннән соң, Минзәлә медицина училищесына укырга керде.

Укуын тәмамлап, кулына кызыл диплом алган яшь белгеч Әлмәт шәһәренең 33 санлы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлады. 
Инде менә утыз ел бер урында хезмәт куя. Авыруларга ягымлы, йомшак мөгамәләдә, ярдәмчел, ачык йөзле, кулы белән генә түгел, теле белән дә дәвалаучы белгеч ул. Хезмәтен намус белән башкарганы, җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен күп санлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды. 
1986 елда гаилә корып, хәләле белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Тормыш матур, көйле генә барганда ире фаҗигале төстә вафат булды. Бу кайгыны бик авыр кичерде. Шулай да төшенкелеккә бирелмәде, сабыр булды, түзде. Кабат кулын сорап килүчеләр булса да, балалары хакына кире какты. Үз алдына куйган максатын тормышка ашырды ул – балаларын укытты, кеше итте. Улы Казанда эшли, кызы энергитека университетында белем ала. 
Үзе Әлмәт шәһәрендә яшәсә дә, шәһәрдән ерак түгел Болгар авылында бакчасы бар Нуранияның. Һәр елны бакчага яшелчәсен, җиләк-җимешен утырта, төрледән-төрле чәчәкләр үстерә. Бакчасына керсәң, чыгасың да килми. 
Мөҗәһидан Мортазин. 
Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев