Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банкларның ябылуы турындагы хәбәр дөресме?

Соңгы вакытта Татарстан халкының республикабыз банкларында саклана торган акчаларын алырга чакырган, банкларның ябылуы һәм башка эчтәлектәге тискәре мәгълүмат турында хәбәрләр алуына бәйле очраклар ешаеп китте. Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килми, алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудыруга юнәлдерелгән.


Рәсми рәвештә шуны белдерәбез: республиканың банк тармагында вәзгыять даими контрольдә. Татарстан банкларының клиентлар алдындагы үз йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен акчага әйләндерә торган ресурслары җитәрлек.

Сезнең коткыга бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның гамәлләренә карата компетентлы органнар тарафыннан хокукый бәя биреләчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте.


ТР Президентының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев