Реклама
Яңалыклар
Балык һәркемгә дә эләкми
Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында Күкин фестивале узды. Быел ул өченче тапкыр оештырылды.
Ярыш балыкчыларның яраткан бәйрәменә әверелеп килә һәм елдан-ел күбрәк балыкчыларны җәлеп итә.
– Быел бәйгедә мөслимлеләр белән бергә Санкт-Петербург шәһәреннән, Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәреннән килгән кунаклар да көч сынашты. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара, – ди ярышны оештыручы, районның спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов.
Балык тотарга яратучы райондашларыбызларны берләштерү, аларның проблемаларын өйрәнү һәм бу шөгыльне популярлаштыру максатыннан 2018 елда балыкчылар федерациясе төзелгән иде. Федерация җитәчесе Игорь Бубеков үзе дә – оста балыкчы. Быел да бәйгегә ул иганәчелек итте.
– Хәзер Ык буе бик матур. Балыкны тотмас җиреңнән тотарсың, – ди райондашыбыз Айнур Сәетгалиев. – Кечкенәдән әтигә ияреп йөри торгач, балык тотуның бөтен серләренә төшенеп беттем бугай. Балыкчы өчен ел фасылларының берсе дә киртә түгел. Елгада боз катып бетмәгән килеш тә балыкка төшәбез. Өйдәгеләр, әлбәттә, борчыла. Ләкин бер балык тотып карагансың, аның тәмен аңлагансың икән, бу шөгыльдән аерылып булмый.
Күкин фестивалендә балыкчылар командаларга тупланып көч сынаштылар. Аякларны бәйләп йөгерү, такта кисеп, шул такта кисәгенә шөреп бору, чиләккә туп кертү, капчык белән сикерү, капчык киеп йөгерүчене күтәреп финишка чабу – фестиваль менә шундый кызыклы эстафета ярышлары белән башланып китте. Бәйгедә бер команда булып туплансалар да, балык тотканда егетләр – көндәшләр! Һәр балыкчының үз сере бар. Балыкны ничек, нәрсәгә тотканнарын да әйтмиләр.
Көндезге 11.00 сәгатьләр тирәсендә балыкчылар яр буена таралды. Балыкчыларга сабырлык хас, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шулай булмаса, сәгатьләр буе кармакка карап утыра алырлар идемени алар?! Фестивальдә бер сәгать буе балык тотты алар.
– Балык тотарга яратмаган ир-ат юктыр ул. Балык тоту ул – җан тынычлыгы да, күңелгә дәва да. Җәй көне балык тоту аеруча рәхәт. Тоткан балыгыңны чистартып та алып кайтсаң, хатының да сөенеп каршы ала, – ди Азат Шабаев.
Әйтергә кирәк, фестивальдә катнашкан балыкчыларның өс киемнәре дә әллә каян күзгә ташланып тора иде. Азат Шабаевның футболкасына, мәсәлән, “Әлегә чиртми. Яңа гына килдем. Сөләүгә тотам. Борчак сибеп ашаттым” дип язылган. “Шедевр” футболканы Азатка тормыш иптәше Дилбәр бүләк иткән.
Мөслимнән Сәвия Гайнуллина да балык тотарга ярата икән. Бәйгедә ул “Мисс балыкчы” исеменә лаек булды.
– Бүгенге фестивальгә оныгымны да алып килдем. Икебез дә урыннар алдык. Миңа – “Иң өлкән балыкчы”, 5 яшьлек оныгым Әхмәт Шәмсетдиновка “Иң яшь балыкчы” исемен бирделәр. Балаларны да, оныкларны да балык тотарга өйрәтәм. Кармак тотып чыгып китәбез дә, дөньяны онытып, табигать кочагында ял итәбез. Табигать үзе – дәва, үзе шифа бит ул, – ди 81 яшьлек Марсель Шәрәфетдинов.
Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя бирде. Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Иң кечкенә күкин балыгын тотучы” номинациясендә бәхет Лидия Мозговкинага елмайды. Иң беренче балыкны сыртыннан Самир Батталов эләктереп алды. Иң озын күкин балыгы Мөслимнән Айнур Сәетгалиев кармагына эләкте. Иң күп балык тотучы булып Псковтан кунакка кайткан 62 яшьлек Лидия Мозговкина танылды. Ул балык тоту буенча беренче урынга лаек булды. Лидия апа бер сәгать эчендә 20 күкин балыгы тотарга өлгергән. Икенче урында – мәктәп укучысы Тимур Холматов, өченче урында – Айнур Сәетгалиев. Барлык җиңүчеләргә массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясенең Мактау грамоталары, иганәчеләр Эдуард Батталов һәм Игорь Бубеков, Марат Байрханов, Рүзәл Исанаевның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Фестивальдә катнашучылар Наил Хамматуллин пешергән тәмле уха белән сыйланды.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев