Балык кыйммәткә төшәргә мөмкин
Татарстанда “Уылдык чәчү- 2022” операциясе бара. Әлеге комплекслы профилактик операция 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән.
Мөслим районында сулыклар күп. Ык, Калмыя, Мәллә елгалары, буа-күлләр балыкларга, шул исәптән аларның Кызыл китапка кертелгән төрләренә бай. Бездә табан, карп, корбан балыгы, судак, чуртаннар күп. Ләкин уылдык чәчү вакытында балыкларны күпләп тоту тыела.
– Идел-Каспий бассейнында балыкчылык кагыйдәләре буенча, 5 июньгә кадәр республика сулыкларында сәнәгать балыкчылыгы (промышленное рыболовство) тыела. Бу вакытта балыкны бары тик бер кармакка гына тотарга ярый һәм бер кешедәге ыргаклар саны икедән артмаска тиеш, – ди хайваннар, үсемлекләр һәм сак астындагы табигать территорияләрен күзәтү буенча районара бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Балык тотуда төрле типтагы ятьмәләр, капканнар, утлы һәм пневматик корал куллану рөхсәт ителми. Шулай ук тотылган балыкның бер кешегә исәпләнгән тәүлеклек нормасы бар, ул 5 килограммны тәшкил итә.
“Уылдык чәчү” операциясе кысаларында район сулыкларында рейдлар үткәрелә. Нәтиҗәдә 11 кешегә административ беркетмә төзелгән, сулыклардан 21 ятьмә табып алынган. Закон бозучыларга 2-5 мең сум штраф түләргә һәм, балыкның төренә һәм күләменә карап, дәүләткә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Елгаларга ятьмә салып тотылган затларга карата җинаять эше кузгатылачак.
– Без бу рейдларга урман караучылар, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп чыгабыз. Закон бозучыларны ачыклауда участковыйларның ярдәме зур. Операция тәмамланганчы сулыкларны күзәтүне дәвам итәчәкбез, – ди Владимир Муринов.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев