Балык, кап...
“Кояшлы Ык” ял зонасында быел унтугызынчы тапкыр Күкин балыгы фестивале узды. Әлеге фестиваль 2000 елдан үткәрелә башлаган. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара, ди оештыручылар.
Узган ел җирлегебездәге балык тотарга яратучыларны берләштерү, аларның проблемаларын өйрәнү һәм бу шөгыльне популярлаштыру максатында район балыкчылары федерациясе дә төзелде. Аның җитәкчесе – үзе дә оста балыкчы Игорь Бубеков. Быел бәйрәмгә 40тан артык балыкчы җыелды. Алар арасында нәни балыкчылар да, хәтта хатын-кызлар да бар иде. Фестивальне ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, федерация җитәкчесе Игорь Бубеков, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров катнашты.
– Балыкчыларга сабырлык хас. Шушы сыйфат аларның көндәлек тормышларында да ачык чагыла. Фестивальгә күпләп җыелуыгызны күрү куандыра. Бу сезнең бер команда булуыгызны исбатлый. Киләчәктә сезнең ярдәм белән сулыкларыбыз, яр буйлары тагын да матурланыр, чистарыр, арагыздагы дуслык һәм бердәмлек сезне тагын да көчле итәр, дип өметләнәбез, – диде Ринат Гарипов.
Балыкчыларның бу җыенын массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе оештырды. Фестивальнең тантаналы өлеше тәмамлангач, катнашучылар командаларга бүленделәр һәм төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.
Мөслимнән Земфира апа Фазлыева балык тотарга бик ярата икән.
– Бүгенге фестивальгә оныкларны катнаштыру өчен алып килдем. Балаларны да, оныкларны да балык тотарга мәрхүм бабалары өйрәткән иде. Үзем дә алар белән колга тотып чыгып китәм. Балык тоту, табигатьтә булу җанга тынычлык бирә. Көн саен диярлек Ык буйларын җәяүләп тә урап кайтам. Табигатебез искиткеч матур бит, – ди ул.
– Бәләкәйдән үк балыкка йөрергә ярата идем. Бу фестивальгә күптән килгәнем юк иде, быел бәйгедә катнашырга уйладым. Балык тотуга килгәндә, җәеннәр дә тотып кайтканым бар. Аның өчен иренмәскә, балыкларны үзеңә ияләштерергә, ашатырга кирәк, – ди Мөслимнән Дилүс Заһиров.
Оста балыкчы балыкның кайда шәп эләгүен генә әйтмәде, “анысы коммерческая тайна” дип, читкә китү ягын карады.
Сәгать унда балыкчылар елга ярына таралды. Алар ике сәгать буе балык тотуда ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Иң кечкенә күкин балыгын тотучы” номинациясендә бәхет Мөслимнән Ирек Минһаҗевка елмайды. Иң озын күкин балыгы Мөслимнән Илнар Сәетгалиев кармагына эләкте. Булат Бәдретдинов иң күп балык тотучы булып танылды. Иң яшь, иң өлкән балыкчылар да, “Леди-балыкчы” номинациясендә җиңүче дә билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә дирекциянең Мактау грамоталары, иганәчеләр Эдуард Батталов һәм Игорь Бубековның истәлекле бүләкләре тапшырылды. Соңыннан барлык катнашучылар Наил Хамматуллин һәм Илдар Мадъяров пешергән тәмле уха белән сыйланды.
Фестиваль тәмамлангач та балыкчылар тиз генә таралмады. Чарадан алган күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф аларны тагын яр буена, су өстендә уйнаклаучы балыклар янына чакырды.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Динар Нуретдинов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев