Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Баллы булсын өчен

Кызыл чөгендер баллы һәм зур булып үссен өчен, Аңа бор кислотасыннан ашлама кертергә була. Эремә ясар өчен 10 грамм бор кислотасын ун литр җылы суда эретергә. Чөгендер яфракларына шушы эремәне сиптереп чыгарга.

Тозлы ашлама өчен ун литрлы чиләктәге суга иң күбе ике аш кашыгы аш тозы салып болгатырга. Тозлы суны чөгендер тамырына сибәргә. Агач көле дә – бик яхшы ашлама. Бер кило көлне ун литр суга кушып болгатырга, бер сәгать төнәтергә. Аннары шушы сыеклыкны түтәлләргә сибеп чыгарга.
Чүпрәле ашлама сибәргә була. Моның өчен кечкенә каплы бер чүпрәне ун литр суда җебетергә кирәк. Аннары ике аш кашыгы шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга һәм өч сәгать әчетергә. Шушы эремәне 1:10 исәбенә суга кушарга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев