Баланлыда – кунакта
Изге Рамазан аеның унынчы көнендә Баланлы җирлегенең киң күңелле хал¬кы бик күп кунаклар җыйды.
Район авылларыннан, күрше районнардан да килгән иде алар. Ул көнне райондагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Баланлы бүлекчәсендә гамәли семинар үтте. Мондый районкүләм чарага аккалфаклыларның Баланлы җирлегендә икенче тапкыр җыелуы инде. Ә бит, район иҗтимагый оешмасы үз эшен җанландырып җибәргәндә, “Ак калфак”лар белән мондый чаралар һәр җирлектә узачагы әйтелгән иде. Шактый вакыт узуга карамастан, “чакырам” дип торучылар гына бик күренми. Дөрес, Әмәкәй, Яңа Карамалы авылларында бик матур чаралар узды анысы. Хас иткәндә, семинарның үзәгенә куярлык темалар да җитәрлек, үткәрү форматлары да күп төрле. Тәвәккәлләп алынырга гына кирәк. Баланлылылар кебек.
Кунакчыллыклары әллә каян күренеп тора: узган ел үткән капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән Баланлы мәктәбе бинасында (аның канат астына клуб та “сыенган”) җыр-бию белән каршы алдылар кунакларны. Чараны Мөслим районы мөхтәсибәтенең хатын- кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Эльмира ханым Хафаева Рамазан аеның фазыйләтләре турында үтемле вәгазе белән ачып җибәрде. Изге аебызны күркәм сыйфатлар, изге гамәлләр белән бизәп, гыйбадәттә үткәрергә чакырды.
Баланлылылар да, Рамазан аен тагын да бизәргә, күңелләрне кузгатырга теләгәндәй, гасырлар капкасын шакырга булган. Тарихи ядкәрләр булган борынгы намазлыклар һәм дисбеләрне барлаган алар. Алдан ук, якын-тирә авылларга барып, әби-бабайлардан истәлек булып калган намазлыкларны, дисбеләрне алып кайтканнар. Аларны үзләре белән алып килүчеләр дә шактый иде. Ерак үткәннәрдән ядкәр булган истәлекләр күргәзмә өстәлендә урын алган.
Туган як музее директоры Нәзилә ханым Бәдретдинова музейда сакланучы кемнеке икәнлеге билгеле дә булмаган борынгы намазлык белән таныштырды.
– Музейда үзебез дә бергәләп сөлгеләр чигәбез. Тамбур җөе дип аталган алым белән чигәргә өйрәндек. Экскурсиягә килгән балаларда да борынгы чигү үрнәкләре белән кызыксыну сизелә, – диде Нәзилә ханым.
Дин төрлечә кысрыкланган елларда да гамәл- гыйбадәтләренә хилафлык китермәгән, намазларын ташламаган буыннан мирас булып калган ядкәрләрнең кадерләп саклануы сөендерә. Тукай районы Хуҗи авылында яшәгән Бәхиҗә апаның 1960 елларда чиккән намазлыгы да урын алган иде күргәзмәдә. Аны Бәхиҗә апаның оныгы – Сөякәй авылында яшәүче Гөлнара Муллакаева кадерләп саклый. Баек, Бәкәбез авылларыннан килгән намазлыкларның тарихы да гыйбрәтле иде.
Бүген мөселманнар дисбенең ниндиен генә кулланмый?! Кибетләрдә дә аның күз явын алырлык матурларын тәкъдим итәләр. Элек тә булган үзенчәлекле тәсбихләр. Азнакайдан ук килгән Тәслимә Корбанованың (ул – Баланлы авылы кызы) чыгышы күңелләрне кузгатты. Ул әбисенең балыкның умыртка сөягеннән ясаган һәм башка дисбеләрен, намазлык һәм читекләрен алып килгән иде.
Вәрәшбаш авылыннан Тәзкирә апа Низамова безне пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) яшәгән чорларга ук алып китте. Пәйгамбәребез үрнәгендә баудан ясаган һәм усак агачыннан эшләгән тәсбихләрен күрсәтте. Баланлы авылыннан Илһамия апа Гәрәева хөрмә төшеннән дисбе ясау буенча күрсәткән мастер-классы да файдалы булды. Чараны җирлек үзешчәннәренең чыгышлары тагын да тулыландырды.
– 3 июльдә Мөслимебездә зур чара – Россиянең татар авыллары Сабантуе узачак. Бәйрәмдә аккалфаклылар да үз осталыгын күрсәтергә әзерләнә. Милли бизәк үрнәкләре белән татар сөлгеләре чигү бара. Егермедән артык сөлге әзер инде, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Элек-электән шундый матур йола килгән: ике Сабантуй арасында авылга килен булып төшүче кызлар көрәш батырына һәм ат чабышында беренче килгән егеткә бизәкләп чиккән сөлге бүләк иткән. “Әлеге күркәм йоланы быелгы федераль Сабантуйда кабат яңартырга дигән ниятебез бар”, – диде Марина Ранасовна.
Семинарда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламовага район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм “Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Семинардан соң кунаклар “Корбангали” мәчетендә ахшам намазы укыды. Баланлы мәктәбендәге “Әбиемдә кунакта” татар бүлмәсен карау гасыр капкасы аша үткәннәргә кайтып килү кебек булды. Аннары бергәләп ифтар табыны артына җыелдылар. Мәҗлесне оештыруда төп иганәче Алгиз Корбанов булган. Тагын бик күпләр матди ярдәм күрсәткән, табын әзерләүдә башлап йөргән.
– Мондый чараларның файдасы зур. Авылның олысыннан алып, кечесенә кадәр кузгала. Мәдәният хезмәткәрләре, Баланлы мәктәбе, балалар бакчасы коллективлары, авылдашлар бер йодрык булып туплана. Чөнки максатыбыз бер – электән килгән гореф-гадәтләрне яңарту, аларны яшь буынга тапшыру, рухи яктан бай, күркәм әхлаклы буын тәрбияләү, – ди Илүсә Исламова.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев