Балалар саулыгы – безнең кулда
Апрель аенда бер яшүсмер “конфет” кулланып агуланса, сентябрьдә тагын бер бала, вейп белән агуланып, йөрәк авырту белән мөрәҗәгать итте
Кызганыч, быел җәй район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә, исерткеч эчемлекләр, вейплар кулланып, авыр хәлдәге балалар мөрәҗәгать иткән. Балаларның сәламәтлеге куркыныч тудырырлык иде, ди табиблар.
– Апрель аенда бер яшүсмер “конфет” кулланып агуланса, сентябрьдә тагын бер бала, вейп белән агуланып, йөрәк авырту белән мөрәҗәгать итте. Баладан вейп исе килүгә карамастан, яшүсмер нәрсә кулланганлыгын яшереп, табибларга тиешле ярдәм күрсәтергә кыенлык тудырды. Исерткеч эчемлекләр кулланып, бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән баланың сәламәтлеге өчен 6 сәгатьтән артык көрәштек. Бу бик аяныч! – ди педиатр Язилә Габидуллина.
Статистик мәгълүматларга күз салсак, исерткеч эчемлекләр кулланучы балаларның 95 проценты имин булмаган гаиләләрдә үсә. 60 проценты – гаиләдә тиешенчә ата-ана назы һәм игътибар күрми үскән балалар. Гаиләдә өлкәннәрнең тәмәке тартуын, спиртлы эчемлекләр куллануын күреп үскән баланың үзенең дә аларны татып карау теләге барлыкка киләчәк. Социаль cораштыру нәтиҗәләре буенча, балаларның 5 проценты бәйрәмнәрдә әти-әниләре белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана икән! Алкогольне стрессны җиңеләйтү, башкалардан аерылып тору һәм үзен олылар кебек хис итү өчен кулланучылар да, спиртлы эчемлекләр эчү процессын яратучылар да бар. Өлкәннәрнең бәйрәм табыны артында балаларга спиртлы эчемлекләр тәкъдим итүе яшүсмерләрдә “алкоголь куллану – нормаль күренеш” дигән фикер калдыра. Әти-әни улының яки кызының эчкече булуын теләмәсә, исерткеч эчемлекләрнең зыяны хакында аларга балачактан ук сөйләргә кирәк.
Яшүсмер организмы – актив үсеш чорында. Шуңа зарарлы матдәләр аларга, өлкәннәр белән чагыштырганда, икеләтә зыян сала. Беренчедән, алкогольле эчемлекләр составындагы этанол меңәрләгән баш мие күзәнәкләренең үлеменә китерә. 10-12 яшьтән спиртлы эчемлекләр кулланган баланың баш мие тулысынча формалаша алмый, үсеш алган зоналары да юкка чыга, – ди Язилә Габидуллина.
Спиртлы эчемлекләр баланың ашказаны-эчәк системасына да зыян сала. Алкоголь бавыр күзәнәкләрендә май туплануга китерә, матдәләр алмашына зыян сала. Шикәр чиренә, ашказаны асты бизе ялкынсынуына сәбәп булып тора.
– Яшүсмерләр электрон тәмәке дә куллана, һәр икенче яшүсмер “тарта”. Вейплар, гади тәмәкегә караганда, күпкә зыянлырак. Вейп составындагы никотин тоз формасында булганга, кан системасына бик тиз үтеп керә. Яшүсмергә никотин белән агулану өчен бер-ике сулыш алу да җитә, бала агуланганын сизми дә кала! Шуның өстенә бала “энергетик” та эчсә, йөрәк тибеше арта, йөрәккә артык көчәнеш килә, кан басымы күтәрелә һәм бала авыр хәлдә табиблар кулына килеп эләгә. Бала нәрсә кулланганлыгын яшермичә, дөресен дә әйтсә, ярдәм күрсәтү күпкә җиңелрәк булыр иде, – ди Язилә Габидуллина.
Яшүсмер һәрвакыт әти-әни игътибарына мохтаҗ. Баланың начар гадәтләре барлыкка килү күпчелек очракта аның үзенә игътибар җәлеп итәргә теләве белән бәйле. Сәламәт яшәү рәвешенә өлкәннәр өйрәтергә тиеш. Баланы сүз белән тәрбияләргә кирәкми, аларга өлкәннәрнең, әти-әнинең гамәлләре үрнәк булып тора. Баланың сәламәтлеге дә – әти-әни кулында!
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев