( «Татар-информ»). 2018 елда "Сакчыл поликлиника" проекты кысаларында төбәкләрдә балалар хастаханәләрен яңадан җиһазлаячаклар. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Элегрәк Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Федераль бюджеттан балалар поликлиникаларын сакчыл технологияләргә күчерү өчен 30 млрд сумнан артык акча бүленәчәк, дип белдергән иде.
"Сакчыл поликлиника" проекты Россиядә 2016 елның октябреннән "Росатом" дәүләт корпорациясе белән берлектә башкарыла. Хәзергә проектта 40 төбәктән 297 олылар хастаханәсе катнаша. 2017 елның азагына кадәр проектка 300 олылар хастаханәсен кертү планлаштырылган иде.
Нет комментариев