Балалар акча эшли
Җәйге чорда ТР Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең Мөслим бүлеге аша 67 бала вакытлыча эш белән тәэмин ителгән
Хезмәт һәм мәшгульлек бүлеге өлкәннәрне генә түгел, балаларны да эш урыннары белән тәэмин итә.
– Җәй башында министрлык тарафыннан районда 60 баланы эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирелгән иде. Июнь-июль айларында 51 бала безнең бүлек аша вакытлыча эшкә урнашты. Алар җаваплылыгы чикләнгән “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыятендә, Иске Карамалы авыл жирлегендә, “Электр челтәрләре” җәмгыятендә территорияне һәм объектларны төзекләндерүдә хезмәт куйды. Укучылар, территорияне тәртипкә китерү белән беррәттән, яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибү, чүп утау кебек эшләргә дә җәлеп ителде, – ди хезмәт һәм мәшгульлек бүлеге җитәкчесе
Фото – Мөнирә Идиятуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев