Авырудан саклану чарасына әти-әниләр уңай карый
Коронавирустан саклану өчен Мөслимнең балалар бакчаларында балаларны тәрбиячеләр иртән ишек төбеннән каршы алып, кич үзләре киендереп, әти-әниләргә балаларны ишек төбенә кадәр озата чыгаралар.
Әти-әни бакча бусагасыннан үтеп керми. Шул рәвешле авырудан саклану чарасына әти-әниләр уңай карый. "Бу безнең өчен бик уңай", - диләр алар. Алга таба өстәмә түләү кертеп, коронавирус авыруы турында шау-шу беткәч тә, балаларны шул рәвешле озату-каршы алу фикеренә уңай карашта булуларын җиткерә күпчелек райондашларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев