Балачакта бөреләнгән хыял
Агроном – авыл хуҗалыгында иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр – авыл хуҗалыгының тоткасы да. Яхшы агроном булу тармакта эшнең уңышлы куелышын, хуҗалыкның үсешен тәэмин итәчәк. Агрономнар – чын мәгънәсендә җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кешеләр.
Шундыйларның берсе Иршат Әхмәтов – Иске Сәет авылы егете. 1959 нчы елның 1 гыйнварында колхоз бухгалтеры Фатих абый белән уңган колхозчы Җәмилә апаның ишле гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Иршат балачактан ук басу-кырларга чыгарга ярата. Мәктәптә укыганда биология, химия фәннәрен аеруча тырышып, яратып укый. Җәйге каникулларда “Уңыш” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Хуҗалыкның баш агрономы Тимершәех Фазуллин белән сөйләшергә ярата, хезмәтенең бөтен нечкәлекләре белән кызыксына. Кайчак комбайнчылар янына легендар колхоз рәисе Мирхаҗиян Сәлахов та килеп китә. Җитәкче белән агрономның иген-кырлар, басудагы уңыш турында сөйләшүләренә кызыгып та, сокланып та карый яшь егет. Шул вакытта ук аның күңелендә агроном булу теләге бөреләнә. Әтисе Фатих абый да: “Улым, туган җиреңә кирәкле һөнәр сайларга уйлагансың, мин моңа бик сөенәм”, – дип, аның фикерен хуплап каршы ала.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү бүлегенә укырга керә. Яхшы укуы өстенә, Тат. Бүләр урта мәктәбендә үк нигез салынган татарча көрәш, шигырь язу, татарча бию кебек мавыгуларын да ташламый, институт тормышында актив була. Башкаланың Идел буе районы сабантуенда татарча көрәш буенча үз авырлыгында батыр кала, концертларда шигырьләрен сөйләп, татарча биеп студентларны сөендерә. Җәйге каникулларда, студент отрядлары составында, курсташлары белән бергәләп, комбайн штурвалы артына утыра. 1984 елда Иршат Әхмәтов галим-агроном белгечлеге алып чыга.
Хезмәт юлын туган ягында агроном ярдәмчесе булып башлый. Тирән белемле, үз эшен бик яратып, намус белән башкаручы яшь белгечне бик тиз күреп алалар һәм районның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган “Маяк” колхозына баш агроном итеп куялар. Районда авыл хуҗалыгы буенча иң сәләтле җитәкчеләрнең берсе булган Әзһәм Шәймәрданов яшь белгечне сөенеп каршы ала, эш барышында аңа тиешле ярдәмен кызганмый. Күрсәткән ышанычны аклар өчен, Иршат Фатихович тагын да тырышып, канатланып эшли башлый, басуларда туфрак составын өйрәнә, тиешле басу әйләнешен формалаштыра, җир эшкәртү технологиясен үтәүне мәҗбүри таләп итеп куя. Тырышлык бушка китми, басулардан ел саен мул уңыш җыеп алына, районда алдынгы урыннар яулана. Аның колхозчылар, җитәкчеләр арасында авторитеты арта. Берничә елдан Рус Шуган бригадасы “Маяк” хуҗалыгыннан аерылып чыгып, “Новый путь” күмәк хуҗалыгы төзелә. Агроном үзе яратып өлгергән механизаторлар, хуҗалык хезмәтчәннәре белән иген уңышы өчен көрәшне дәвам итә. Әсвәт Харисов, Фатыйх Зарипов, Вячеслав Кривошеев кебек оста хуҗалык җитәкчеләре белән эшләргә туры килә аңа.
11 ел эшләгән урынын калдырып китү җиңел булмаса да, район җитәкчесе булып эшләгән Рөстәм Шәриповның тәкъдимен кире кага алмый, 1995 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә баш агроном булып эшкә күчә. Идарә җитәкчесе Ильяс Зиннуров белән берлектә район хуҗалыкларында мул уңыш алу өчен фәнни нигездә җир тәрбияләү эшенә керешәләр. Хезмәт юлының бу чоры игенчелектә технологияләрне фәнни нигезгә кору, район авыл хуҗалыгында шактый зур уңышлар алу белән бәйле. Берничә елдан аны “Яңа Усы” күмәк хуҗалыгына җитәкче итеп билгелиләр. Иршат Фатихович, үз белгечлегенә тугры калып, әлбәттә, иң беренче чиратта, җирләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнә.
Ул вакытта 94 нче санлы һөнәр училищесы җитәкчесе Рамил Шәмсиев тә күптән ярдәмче хуҗалыкта игенчелек технологияләрен фәнни нигезгә кору турында хыяллана. Бу эшкә Иршат Әхмәтовтан да кулай белгеч булмаслыгын яхшы аңлый. Шулай итеп, алар фәнни-тикшеренү институтлары белгечләре белән берлектә, һөнәри училище басуларында тәҗрибә-сынау эшләрен башлыйлар: яңа сорт орлыклар, гербицидлар, ашламалар, технологияләр сынап карала, уңай дип тапканнары гамәлгә кертелә. Училище басуларында мул уңыш үстерелә.
... Язмыш аны кабат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә алып килә, бу юлы инде Иршат Фатиховичны җитәкче итеп билгелиләр. Белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре белән уртак тел табып, аларның хезмәтенә хөрмәт белән карап, намус белән эшләгән җитәкченең авторитеты зур була. И. Әхмәтовның үзен дә хөрмәт итәләр, аның белән киңәшләшәләр, җиткергән таләпләрен һәм тәкъдимнәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев