Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачакның татлы тәме

Урамда Мария апа Галиеваны очраттым. Ул озак еллар әнкәебез Хәлимә Мигъранова белән районның азык-төлек комбинатында (пищекомбинатта) эшләде. “Мөслимнең бөтен тарихын яздылар, безне генә бер кеше дә телгә алмады. Без бит нинди авыр шартларда эшләдек”, –дип, үпкәсен белдерде ул.

Мария апа бик йомшак күңелле, ярдәмчел, кешеләргә ачык йөзле, рус милләтеннән булса да, бик матур итеп татарча сөйләшә. Ул әйткәндәй, прәннекне ашавы гына тәмле, аның эше бик күп һәм катлаулы шул. 
Мин бәләкәй чакта бик күп тапкырлар әнкәйнең эшендә булдым. Андагы хатын-кызларны кызганып кайта идем. Олы яшьтәгеләр хәтерлидер: Мөслимдәге Кооператив урамында хәзерге “Нурлы” кибете янында эчкәре кертеп салынган таш бина бар иде. Ул бик зур. Эчендә шушы бинаның яртысын алып торган мич утыра. Прәннекне шунда пешерәләр. Ут юк, сукыр лампа яктысында цехта 7 хатын-кыз эшли. Аларның берсе, төне буе ягып, мичне кыздыра. Бу эш чиратлап башкарыла. Утын юеш, 3 м озынлыктагы ярылмаган нечкәрәк бүрәнәләр, кабызып-яндырып җибәрүләре бигрәк авыр. Хатын-кызлар иртәнге сәгать 4кә эшкә килә. Ул вакытта инде шаулап күмер төшә, аларны чиләккә тутырып, ишегалдындагы тирән чокырга ташыйлар. Аннары 3-4 м озынлыктагы мичнең эчен пумала белән чистарталар. Килү белән 70 кг авырлыктагы дүрт капчык онны, 50 кг авырлыктагы өч капчык шикәр комын, көнбагыш маен, баллы куертылган сөтне цехка ташыйсы. Шуларның барысын кушып һәм, тәмләткечләр өстәп, камыр басалар. Кул белән басалар бит әле аны. Камырны тиешле калынлыкта җәяләр һәм кисәләр, листларга тезеп, мичтә пешерәләр. Көнлек норма бирелә, шуны үтәргә кирәк. Цехта стена буйлап өстәлләр ясалган, пешкән прәннекләрне шунда бушатып суыталар. Яңадан зур савытка куертылган сөт салып, прәннекләрне салып болгатасың һәм буялган прәннекләр бер-берсенә ябышмаслык итеп олы иләкләрдә киптерәсең. Әзер продукцияне тартмаларга тутырып, кадаклап өеп куясың. Смена беткәч, өстәлләрне, эш коралларын юу-чистарту, оннан бушаган капчыкларны кагу, идәннәрне юу да алар өстендә. Чисталыкны санэпидемстанциянең баш табибы Хазбулатова тикшереп кенә тора. 
Эш сәгате иртәнге 4тән кичке 5кә кадәр сузыла иде. Смена беткәч, капка төбендә хатын-кызларны тикшереп чыгаралар. Прәннек тапсалар, эштән куалар. Хезмәт хакы 27 сум иде. Прәннек пешерүне туктатып торып, конфет, печенье пешерү, олы-олы казаннарда варенье кайнату, кыяр, помидор тозлау кадәресе дә бар бит әле. Банкаларны әйбәтләп юып, листларга тезеп, мичтә стерильләштерделәр, әзер продукцияне банкаларга тутырып, сатарга әзерләделәр. Моннан тыш квас та ясадылар әле алар. Кәбестә тозлау өчен, ишегалдында чокыр казып, кырларын һәм төбен гудрон белән буядылар, кипкәч, кәбестәне ваклап, кирәгенчә тозлап, тәмләткәчләр салып, резин бутыйлар киеп таптадылар. Бу эшләрнең барысын да шушы хатын-кызлар башкарды. 
Әнкәебез прәннек пешерүдә мактаулы эшче булды, Рәхмәт хатлары һәм Бөек Октябрьның 50 еллыгы уңаеннан социалистик ярышта аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен мактау мандаты белән бүләкләнде. 1974 елда комбинат ябылгач, лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкара төзелеш оешмасында хезмәт куйды. Мария апа исә озак еллар сатучы булып эшләде. Прәннек пешерүче хатын-кызлар кайда гына эшләсәләр дә, авырлыклардан курыкмыйча, батырып хезмәт куйдылар, мактаулы булдылар.

Рәмилә Шәйхразиева-Мигъранова.
Мөслим.
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев