Бала тууга бәйле түләү 1 февральдән: халык күпме алачак?
2026 елның 1 февраленнән башлап, бала тууга бәйле түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк
Бала тууга бәйле түләү 1 февральдән: халык күпме алачак?
Балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының берсе – бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләү. 1 февральдән бу түләү 5,6%ка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага исәп тота алачак һәм ул нәрсәдән торачак – "Татар-информ" материалында.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала – керем дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата-аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашкан, үзләренә эшләгән, эшсез яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән булырга мөмкин – пособие суммасы моннан үзгәрми.
2026 елның 1 февраленнән башлап, бала тууга бәйле түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артып, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала туса, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.
Түләүне биологик ата-аналар гына түгел, аларны алыштыручы затлар да ала ала: уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә алучы ата-аналар. Уллыкка алучылар өчен кайбер очракларда арттырылган суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид бала, сигез яшьтән өлкәнрәк бала яки берьюлы бертуган булган берничә баланы уллыкка алганда, 1 февральдән түләү күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев