Бала хокукларын яклаучы бар
Районда 1272 аз керемле гаилә исәпләнә. Шулардан 302 гаилә – күпбалалы.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта 2021 елдагы эшчәнлеккә анализ ясалды, 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Бүгенге көндә районда балигъ булмаган 3824 бала исәпләнә. Шуларның 1766сы – 7-13 яшьлекләр, 14-18 яшьлек егет-кызларның саны – 871 бала. Үзләрен “зурлар” дип санасалар да, алар әле бала. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе нигездә әлеге ике категория белән эшли, дөресрәге әдәп-әхлак нормаларына буйсынырга теләмәүчеләрне “туры юлга басарга” өнди. Комиссиянең тагын бер вазыйфасы – балаларның хокукларын яклау. Бу юнәлештә эш күпчелек очракта балаларны әти-әниләреннән һәм якыннарыннан яклауга кайтып кала. Әлеге фикер беренче карашка сәер тоелса да, гаиләләрнең дә төрлесе бар.
– Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 139 бала исәптә тора. Шуларның 26сы – опекунлыкта, моннан тыш 94 бала (51 гаилә) тәрбиягә алынган. Авыр тормыш хәлендә калган сигез гаиләдә 19 бала тәрбияләнә, тугыз гаилә – социаль куркыныч хәлдә, аларда 21 бала тәрбияләнә, – ди балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясе рәисе Марина Бәдретдинова.
Әти-әнисе спиртлы эчемлекләр кулланган гаиләдә балага игътибар юк. Баланы ярату, назлау турында түгел, беренчел ихтыяҗлары – ашаган-эчкәнме, йокысы туйганмы дип тә борчылмый андый әти-әниләр. Баланың ниләр хис итүе, яшьтәшләре алдында кимсенүләре турында әйткән дә юк. Комиссия каршына килеп утыргач та (айнып, килеп җитә алса!), зур батырлык кылган кебек: “Ни булган?! Торыр җире бар, ашарына җитә!” – дип кенә сөйләшә әти-әни исемен йөртүче кайберәүләр. Өлкәннәрнең, кунаклар чакырып, төне буе эчеп, шаулашулары, сугышулары нормаль күренеш, диярсең. Узган ел спиртлы эчемлекләр кулланган шундый сигез гаилә исәпкә куелган. (Әлеге гаиләләрдә 16 бала үсә!) Әти-әнине айныту, туры юлга бастыру өчен комиссия төрле чаралар куллана. Өлкәннәр үзләре теләк белдергәндә, алкогольгә бәйлелектән дәвалануга җибәрү очраклары да бар.
Ел дәвамында комиссия утырышларында балигъ булмаган балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) карата 53 административ материал каралган. Шуларның 49ы ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен кузгатылган. Балаларга карата җиде административ материал каралган. Ун яшүсмер хокук бозган өчен профилактик учетка куелган.
– Бүгенге балалар – Z (зет) буыны. 2000 елдан соң туган буынны шулай дип йөртәләр. Цифрлы буын. Социум алмаша, шуңа бәйле хокук бозучыларның яше дә яшәрә, – ди Марина Бәдретдинова. – Хәзер тәмәке продукциясен һәм вейплар куллану 9 яшьтән башлана. Элек күчеш чоры 14-16 яшькә туры килә иде, хәзер ул 9-13 яшьтә бара.
Комиссия начар юлга басмасыннар, буш вакытларын файдалы үткәрсеннәр өчен балаларның дәресләрдән тыш нәрсә белән шөгыльләнүләрен дә контрольдә тота. Балаларның тормыш-көнкүрешен, әти-әниләрнең вазыйфаларын ничек башкаруларын урынга чыгып та күзәтә. Узган ел шундый 28 рейдта балигъ булмаган 501 бала тәрбияләнүче 194 гаилә катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев