Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш

Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова белән ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру, аларның хокукларын яклау юнәлешендәге эшчәнлеге хакында сөйләштек.

– Рәмилә Мазһаровна, районда ятим һәм караучысын югалткан балалар күпме?
– Районда ятим буларак теркәлүчеләр саны кимүе сөендерә. Ятим балалар саны 2015 елда тугыз булса, 2016 һәм 2017 елларда – икешәр бала, 2018 елда биш ятим бала теркәлде. Узган ел – 2, быел 5 бала ятим калу сәбәпле опека һәм попечительлек бүлегенә исәпкә куелды. Районда 116 бала алмаш гаиләләрдә тәрбияләнә. 23 бала әби-бабаларына, якын туганнарына – опекага, тагын 23е уллыкка, кызлыкка бирелгән. Гаиләләрдә тәрбияләнүче 139 баланың 23енең сәламәтлекләре чикле. Балаларның күпчелеге, ягъни 9 класска кадәр булганнары – Түбән Табын интернат-мәктәбендә, ә алтысы Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләрендә үз юнәлешләре буенча белем ала. Киләсе елга Түбән Табын интернат-мәктәбен тәмамлаган балалар өчен Мөслим политехника техникумында төркем ачу планлаштырыла.
– Тәрбиягә бала алырга теләүче гаиләләргә нинди таләпләр куела?
– Гаиләләр, кирәкле документлар туплаганнан соң, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан тикшерелә. Гаиләләрне өч айлык курсларга укырга җибәрәбез. Курсларны уңышлы тәмамлаган ата-аналар кандидат булып теркәлә. Соңгы ике елда уллыкка һәм кызлыкка бала алырга теләгән ике гаилә, тәрбиягә бала алырга ниятләгән өч гаилә кандидат буларак теркәлде. Чит баланы тәрбияләргә алынган әти-әнигә зур бурычлар йөкләнә. Әлеге бурычларның ничек үтәлүен күзәтү – безнең бүлек эшчәнлегенең бер юнәлеше.
– Гаиләгә чит балалар килеп кергәч, проблемалар да тумый калмыйдыр?
– Гаилә үзе чишелеш таба алмаган ситуацияләрдән чыгу юлын бергәләп эзлибез. Катлаулы очракларда балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәбез. Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк белгечләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Үзәк юристлары, социаль педагоглар, психологлар гаиләләрне борчыган сорауларга җавап табуда ярдәм итәләр. Белгечләр берничә гаиләгә килеп, психологик, педагогик ярдәм күрсәттеләр. 
– Рәмилә Мазһаровна, ятим һәм тәрбиячесен югалткан балаларның хокукларын яклау юнәлешендәге эшчәнлеккә дә тукталсагыз иде.
– Беренче чиратта балаларның торакка булган хокукларын яклыйбыз. Баланың яшәү (тору) хокукы беркетелгән яки шәхси милке булган торакның сакланышын тәэмин итү өчен аларның сакланышы турында актлар алабыз. Быел унике бала торак алу өчен чиратка куелды, быел фатирлы булырга тиешле ун баланың икесе фатир ачкычларын алу бәхетенә иреште. Моннан тыш милек хуҗасы булган, балигълык яшенә кермәгән башка балаларның милкенә кагылышлы алыш-биреш тә рөхсәт белән башкарылырга тиеш. Асоциаль гаиләләрдәге балаларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эш алып барыла. Социаль яклау бүлегендә бүген унике гаиләдән 24 бала исәптә тора. Аларның торак һәм яшәү шартлары тикшерелә, гаилә членнары белән әңгәмәләр үткәрелә. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә үз хокукларын кире кайтарырга да ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев