Реклама
Яңалыклар
Бакый бул, Баек!
Без – авылдашлар өчен кыйммәтле истәлек булып дөньяга “Бакый бул, Баек” дигән тарихи китап туды.
Кадерле истәлек булып дөньяга килгән бу китап, әле генә мичтән чыккан җылы икмәк кебек, алыштыргысыз. Җылы икмәкнең тәмен, кадерен без – авылдашларга, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә сөйлисе юк. Туфракка төшкән бөртек өчен шифалы дым, җылы туфрак мөһим булган кебек, без – авылдашлар, яшь буын өчен дә бу китап нәкъ шулай – бик кирәк!
Әлеге китапны кулга алган һәр кеше аның хикмәтле булуын аңлыйдыр, дип уйлыйм. Бу бит – тарих төпкеленә кереп, инде югала барган, ничә еллар казылма байлыкка тиң булып, тарих катламында яткан хикмәтле мирасыбызны табу, дигән сүз. Рәхмәт кояшы булып туган бу китап. Я, кем бу сүзгә каршы килер? Кем үз авылы тарихын белергә теләмәс?
Ашыгып кына актарып чыга торган китап түгел бу. Һәр заманның вакыйгалары уйланырга мәҗбүр итә. Тарих төпкеленең кайсы катламын ачсаң да, халыкның үз көнен үзе күрә алмыйча, ачлы-туклы, кача-поса яшәве күзаллана. Тарих төпкеленнән җыелган кыйммәтләр авылыбызны яшәртә дә, ямь дә бирә, рухын баетып, дәрәҗәсен дә үстерә. Патриотизм белән сугарылган язмаларда ерак бабаларыбызның илебез өчен кылган батырлыклары, авылыбыз яшьләре өчен кыйммәтле ядкәр булып, ватанпәрвәрлек хисләре белән баета.
Тарих нинди генә катлаулы чорлар үтмәгән! Әмма, кайсы гына чорны карасаң да, кешегә иң кадерле нәрсә җир булуы күренә. Баегыбызның туфрагы уңдырышлы. 1701 елда Баек җирләренә нигез салучылар акыллы, уңган, эшчән кешеләр булган, дигән нәтиҗәгә киләм. Халкы да – ачык, саф күңелле, сабыр, үҗәт, көчле рухлы, иҗади энергиягә бай кешеләр.
“Бакый бул, Баек!” китабын язганда Шәмсия Җиһангированың кичерешләрен тойгандай булдым. Әлеге хезмәтне язарга җөрьәт итүе белән дә Шәмсиябез зур ихтирамга лаек. Чөнки авыл тарихын язу өчен тел-әдәбият галиме дә, тарихчы да булырга кирәк. Шәмсия ханым истәлек- хатирәләрне җаны аша уздырып, авылдашларга җиткерү ысулын таба алган. Аның фикерләре дә, хисләре дә халыкныкы белән уртак. Әлеге китапта да ул шигырьләрен, авыл тарихындагы мизгелләр белән үреп бара. Фикерен төрлечә җиткерүе, нечкә тоемлавы, китап төзелешендә шигырьләренең урынлы кулланылуы Шәмсиянең иҗади осталыгын күрсәтә.
Китапның уңышында аны нәшер итүдә катнашкан иганәчеләр Дәүфит Хәмәдишин, Рөстәм Мәһдиев, Руслан Хәмәдишин, техник мөхәррир Фәйзрахман Камалиевның да өлеше зур. Баек авылы халкы исеменнән зур рәхмәт сезгә!
Кафия Нургалимова.
Баек – Биектау районы Дачное поселогы.
Авылдашым – шагыйрә Шәмсия Җиһангировага
Энҗе-мәрҗән итеп син тезәсең
Туган телнең гади сүзләрен.
Күңелеңнән үк моңга үрелеп ага –
Табигый синең шигырьләрең.
Җырлап торган камил шигырьләрне
Нинди җырчы теләп җырламас?!
Телдән төшми җырланасы җырга
Кайсы композитор җыр язмас?!
Теләп укыла җанлы шигырьләрең,
Җәйрәп ята табигый хаклык.
Һәр тормыш мизгелен төптән алып,
Язмышларга сала уртаклык.
Синең белән горур якташларың!
Бәхет, хөрмәт, данга лаек син!
Җырлап ага иҗат чишмәләрең,
Халкың өчен кыйммәт мирас син!
Сабырлыкны өстәп, кырыс язмыш
Сәләтеңә биргән тырышлык.
Иҗат бакчаң һәрчак язлы булсын,
Үтәр өчен изге бурычны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев