Бакчада – апрель
Кар эреп беткәннән соң, бакчада җир кибү белән үк агачлардагы кимерүчеләргә каршы бәйләнгән әйберләрне чишеп алырга, кәүсә һәм ботактагы кабыкны кырып чистартырга кирәк.
* Яна торган әйберләрне җыеп өяргә, аларны чәчәк ату вакытында үсемлекләрне кыраудан саклау максатында төтен җибәрү өчен файдаланырга була.
* Агач кәүсәләрен һәм ботакларын акшар белән агартып чыгарга.
* Агачлардагы кибеп каткан җимешләрне кагып төшерергә һәм юк итәргә. Чөнки алар күп кенә куркыныч авырулар чыганагы булып тора.
* Агач һәм вак куакларны кисүне төгәлләргә вакыт. Киселгән урыннарын буяп яки сылап чыгарга кирәк.
* Бакча җиләген тырмавычлар белән былтыргы кипкән чүп үләннәреннән, яфраклардан һәм кирәкмәгән мыекчалардан чистартырга.
* Корткычларга һәм авыруларга каршы агач һәм куакларга махсус сыекчалар бөркергә.
* Табигый һәм минераль ашламалар кертергә, кәүсә тирәсендәге җирне эшкәртергә кирәк.
* Яшелчә бакчасында туфрак өлгереп җиткәч, табигый ашламалар кертеп, аларны сабан яки көрәкләр белән күмдерергә кирәк. Көз көне казылган җирләрне 1/3 өлешкә сайрак, авыр һәм балчыклы туфракны тулы тирәнлектә казыйлар.
* Айның уртасында яки икенче яртысында ачык җиргә төче торма, кишер, шалкан, суган, яшелчәләр, аккишер, шпинат, туран, борчак һәм башка салкынга чыдам үсемлекләрне чәчәргә була.
* Апрельнең соңгы көннәрендә яки май башында кышка чәчеп калдырылган яшелчә һәм күпьеллык үсемлекләрнең мүлчәләрен җыеп алырга кирәк.
* Яшелчә борчалары һәм башка корткычлар килеп чыкканчы яки аларны юк итү өчен чәчелгән үсемлекләр тишелеп чыкканчы, түтәлләргә иртә белән чык өстенә тәмәке тузаны, көл сиптерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев