Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча эшләре

Сентябрьдән дә соңга калмыйча калган бәрәңгене казып алып, базга салыгыз.

Бәрәңгенең соң өлгерә торган сортларын казып алыгыз һәм тамыразыкларны җыю эшенә керешегез. 
Сентябрьдән дә соңга калмыйча калган бәрәңгене казып алып, базга салыгыз. Эш шунда ки, сабагы корыганнан соң ул инде үсми, шулай ук көзге яңгырлар һәм туфрактагы бөҗәкләр дә шактый зыян китерергә мөмкин. Сентябрьдә шулай ук чөгендер, кишер, ачы торма, шалкан һ.б. тамыразыкларны җыеп алырга кирәк. 
Яшелчә түтәлләрен томалагыз 
Әгәр синоптиклар сезнең төбәктә кырау төшәчәген вәгъдә итсә, яшелчә түтәлләрен спанбонд яки пленка белән каплагыз. Төнгә парник һәм теплицаларны ябыгыз, чөнки салкын төннәр яшелчәләрнең үсү һәм өлгерешенә тискәре йогынты ясаячак. 
Туфракка биопрепаратлар кертегез
Әгәр җәйге сезонда түтәлләрдә гөмбәчекләр яки зарарлы бактерияләргә тап булсагыз, уңышны җыеп алганнан соң, киләсе сезонда әлеге проблема кабатланмасын өчен туфракны яхшылап эшкәртергә кирәк. Биопрепаратлар зарарлы бактерияләр белән көрәштә – бик нәтиҗәле чара. 
Ачык грунтта үстерелгән помидор һәм кыяр сабакларын җыеп алыгыз 
Сентябрь – ачык грунтта үстерелә торган помидорлар һәм кыярлар өчен соңгы ай. Аларга салкыннар һәм авырулар зыян китермәгән булса да, җимешләрен җыеп алыгыз һәм сабакларын участоктан чыгарып ташлагыз. Авыру сабакларны яндырыгыз, сәламәтләрен компостка салыгыз яки җылы түтәлгә чимал буларак кулланыгыз. Ничек кенә булмасын, аларны кышка урынында калдырырга ярамый. Җыеп алынган яшел помидорларны кызартырга, шуннан соң табынга бирергә яки консервларга мөмкин. 
Рассада өчен туфрак әзерләгез 
Рассада өчен туфракны алдан ук әзерләргә кирәк. Анда чүп үләннәре кермәскә, шулай ук зарарлы бактерияләргә каршы эшкәртелгән булырга тиеш. Көзен туфрак тутырылган капчыкларны коры җиргә урнаштыралар. Шунда ук февраль-март айларында кулланырга ниятләгән ком, торф, көл һ.б. компонентларны да кертеп куярга мөмкин. 
Җылытылмый торган теплицаларны кышка әзерләгез 
Теплицадагы яшелчәләр өчен дә соңгы срок – сентябрь ахыры һәм октябрь башы. Аны үсемлекләрдән арындыргач, җирен казырга, дезинфекцияләргә, җилләтергә, вак-төяк ремонт ясарга һәм яхшылап юарга кирәк. 
Сидератлар чәчегез 
Ай башында көзге сидератлар чәчәргә кирәк. Салкыннар башланганчы алар тишелеп кенә калмыйча, яхшы гына үсеп тә китәчәк, туфракны чүп үләннәреннән саклаячак, аны көпшәкләндерәчәк һәм комплекслы ашламаларга менә дигән альтернатива булачак. Сидерат сыйфатында горчица, шепкән, борчак, кәрешкә, тукранбаш, фацелия һ.б. салкынга чыдам үсемлекләрне файдаланырга мөмкин. Салкыннар башлану белән аларны казып күмәргә, шулай ук язга кадәр калдырырга да мөмкин. 
Биек түтәлләр ясагыз 
Әгәр газоннан чабып алынган үләнне, яшелчә сабакларын, агач ботакларын һ.б. үсемлек калдыкларын кая куярга белмисез, өстәвенә язын яшелчәләрне мөмкин кадәр иртәрәк утыртырга телисез икән, биек түтәлләр ясагыз. Аларны нәкъ менә сентябрьдә әзерлиләр. Чөнки җылы һава торышы тиешле процессларны башлап җибәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук участокта төрле калдыклар да җитәрлек.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев