Бакча – хезмәт җимеше
Метрәй авылында яшәүче Гөлфирә һәм Ринат Дәүләтшиннарның йорты ерактан ук күзгә ташлана
Җәй җитсә, ихатаны чәчәкләр, үрмә гөлләр бизи, кыш көне тәрәзә төпләрендә үсеп утыручы берсеннән-берсе матур гөлләр урамнан узучыларны борылып карарга мәҗбүр итә.
Дәүләтшиннар чәчәкләр белән генә чикләнми, яшелчә, җиләк-җимешләрне дә күпләп үстерә. Аларның бакчасында җәй буе төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр мул уңыш бирә.
– Балачакта әни белән бакчада эшләп үстем. Әниебез дә яшелчәләр үстерергә ярата иде. Аның кызыксынуы миңа да күчкәндер инде, – ди, елмаеп, Гөлфирә. – Пермьдә яшәүче апабыз да бакчачылык белән шөгыльләнә, ул да киңәшләр бирә. Үзең үстергән яшелчә экологик яктан чиста һәм тәмле була. Бакчаңда үстергән кыяр-помидорны, җиләк-җимешне өзеп алып ашау искиткеч рәхәт бит ул! Иренмәсәң, ихатада әллә нинди яшелчәләр үстерергә мөмкин! Хәзер бит кавын-карбызларны да үзебез үстерәбез. Бүген бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: җире дә, төрледән-төрле орлыклары да бихисап күп.
Дәүләтшиннар бакчаларында йөзләгән төп помидор, кыяр, кәбестә, борычлар, кавын-карбызлар үстерә. Орлыкларны Гөлфирә гыйнвар азагында-февраль башында утырта башлый.
– Мин иң элек борыч чәчәм, чөнки ул авыр тишелә һәм озак үсә торган яшелчә. Орлыкларны календарь нигезендә түгел, ә яңа ай тугач, ай үсүгә таба барганда чәчәм. Әниебез дә гел шулай эшли иде. Соңрак, ике-өч атна үткәч, помидор чәчәм, – ди ул.
Орлыкларның күбесен Гөлфирә үзе әзерли. Борыч, помидор, кыяр орлыкларының барысын да үзе җитештергән. Орлыклар тишелеп, сабакта өч-дүрт яфрак барлыкка килгәч, һәр үсентене аерым савытка күчерә.
– Күчереп утыртканнан соң, үсентеләр ияләшсен өчен һәм туры кояш нурларыннан саклау максатында, ике-өч көнгә каплап куярга кирәк, – ди ул. – Болгар борычы орлыгын кайчак кибеттән алам. Кибет борычларының төсләре матур бит, шуңа кызыгам. Кибет борычлары да бик яхшы үсә һәм мул уңыш бирә.
Помидорның җимешләре ваграк, ләкин тәмле һәм итләч “Бычье сердце” сортын ярата Гөлфирә.
– Бу сорт помидорның узган ел сарысын да, кызылын да утырттым. Бик ошады! Быел помидорның “Кедровый”, “Апельсин” дигән яңа сортларын чәчәргә җыенам. Кишернең “Витаминная” сортын бик яратабыз, ел саен шушы сортны гына чәчәбез. Бу сорт кишер сусыл һәм матур куе сары төстә була. Кыярның “Апрельский F1” сортын яратам. Әлеге сорт кыяр барлык төр теплицаларда да, парникларда да үстерергә уңайлы. Тәрәзә төбендә дә яхшы уңыш бирә ала, – ди Гөлфирә.
Кыярны март аенда чәчә Гөлфирә. Башта тәрәзә төбендә үстерә ул аларны. Кыяр беренче уңышын өйдә үк бирә башлый икән.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Дәүләтшиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев