Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрендә эшләсәң икеләтә түләнә

Сүз 7 марттан 9 мартка кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле яллар турында бара, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы

HeadHunter эш эзләү сервисы юристы Александр Кузнецов искәрткәнчә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр. Сүз 7 марттан 9 мартка кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле яллар турында бара, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

 

Белгеч аңлатканча, гомуми кагыйдә буенча бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнә.

Шул ук вакытта, хезмәткәр компенсациянең башка вариантын да сайлый ала. Юрист сүзләренчә, хезмәткәрнең, әгәр эш бирүче аңа хезмәт хакын саклап калмыйча өстәмә ял көне бирсә, бәйрәмдә эшләгән өчен гадәти түләүгә ризалашырга хакы бар.

Кузнецов искәрткәнчә, компенсациянең мондый варианты турында карарны хезмәткәр үзе генә кабул итә. Эш бирүченең югары түләүне өстәмә ял белән алмаштырырга хакы юк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев