Бәйрәм белән!
30 август – Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде
Анда мондый юллар бар: “Татарстан – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яшәүче зур гаилә. Безнең көчебез – бердәмлектә! Республикада тормышка ашырылучы программалар халкыбызга заманча торакта, уңайлы тирәлектә яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм яхшы белем алу, гаилә төзү, балалар үстерү һәм тәрбияләү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин һәм мул тормышын тәэмин итүне максат итеп куя. Мөслимлеләр сынатмый, һәр тармакта, һәр өлкәдә тырыш хезмәт куялар. Башкарган хезмәтебезнең нәтиҗәсе – районыбыз, республикабыз үсешенә керткән өлешебез ул! Моның өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Республика көне белән котлыйм һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, бәхетле мул тормышта яшәвегезне телим. Татарстаныбыз алга таба да чәчәк атсын, ил-көннәребез тыныч булсын!
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев