Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айзат Сабитов истәлегенә районара көрәш бәйгесе

23 апрель көнне спорт мәктәбендә көрәшче егет Айзат Сабитов истәлегенә районара көрәш бәйгесе үткән. Ярышта Мөслим, Әлмәт, Актаныш, Азнакай районнары һәм Михайловка авылы командаларыннан 65 көрәшче егет катнашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны - Мөслим районы яулаган,2 нче урында Әлмәт шәһәре, 3 нче урынга Актаныш районы командасы лаек булган....

23 апрель көнне спорт мәктәбендә көрәшче егет Айзат Сабитов истәлегенә районара көрәш бәйгесе үткән. Ярышта Мөслим, Әлмәт, Актаныш, Азнакай районнары һәм Михайловка авылы командаларыннан 65 көрәшче егет катнашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны - Мөслим районы яулаган,2 нче урында Әлмәт шәһәре, 3 нче урынга Актаныш районы командасы лаек булган.

Шәхси беренчелектә Ренат Сафиуллин, Раушан Ахунов, Ленар Латыйпов, Шамил Баев, Рамазан Минабутдинов, Данил Акимов (Михайловка), Алмаз Зарипов, Айдар Шәрифуллин призлы урынга лаек булганнар. Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга, шулай ук "иң матур алым кулланучы" Азнакай шәһәреннән Илфат Миннегалиевка, "җиңүгә омтылышы өчен" Мөслим егете Ленар Латыйповка Айзатның көрәшче дуслары әзерләгән махсус бүләкләр тапшырылган. 45 килограмга кадәр авырлыкта җиңү яулаган Раушан Ахунов Сабитовлар гаиләсе әзерләгән истәлекле бүләккә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев