Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Авыруны бергәләп җиңик!

Дөньяда котырынган Covid-19 авы¬руы, аңа каршы көрәш бүген көнүзәк мәсьәләгә әверелде. Авыруга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара – вакцина¬ция. Табиблар авыручылар санын киме¬тер өчен күмәк иммунизация формалаш¬тырырга кирәклеген кат-кат кисәтсә дә, күпләр моны игътибарга алмый.

18 яшьтән өлкәннәрнең кимендә 60 проценты прививка ясатса, хәл бераз җиңеләер иде. Бүген вакцинация темпы сөенерлек түгел. Халык бу процедураның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап бетерми, күрәсең, – ди үзәк хастаханәнең баш табибы Данияр Якупов.

Мәгълүмат чараларында коронавируска каршы прививка ясатуның мөһимлеге ту­рында күп яздык. Җирлегебездә авыручы­лар саны арта башлагач, вакцинаның куркы­ныч булуы хакындагы төрле уйдырмаларга ышанып яшәгән халык, ниһаять, йокысын­нан уяна башлады кебек. Район үзәгендә һәм авылларда эшли башлаган мобиль вакцина­ция пунктларының да файдасы булгандыр, чөнки кайберәүләр, коронавирус йоктыру­дан куркып, хастаханәгә бармый.

– Узган ел көз бик каты авырдым, бик авыр булды. Тагын авырыйсым килми. Бик озак уйлаганнан соң, 18 август көнне “Миз­гел” яшьләр үзәгендә урнашкан мобиль пун­ктта прививка ясаттым. Без, өлкәннәр, авы­ру йоктырудан куркып, хастаханәгә барыр­га кыймыйбыз. Мобиль пунктларның оеш­тырылуы бик отышлы. Оештыручыларга рәхмәт! Әле бит яшисе, дөньяның матурлы­гын күреп, үз аякларыбызда йөреп, тормыш­ка сөенеп гомер итәсе килә. Тиздән тагын бер оныгым туарга тиеш. Оныкларга сөенеп, бәхетле әни, кадерле әби булып яшисем килә, – ди райондашыбыз Нурания Әюпова.

Участок табибларына беркетелгән фельдшерларның да вакцинацияләүгә җаваплылык белән каравы сизелә башлады.

– Вакцинациянең әһәмиятен аңлату өчен халык белән күзгә-күз сөйләшү кирәк. Әмәкәй авыл җирлегендә 194 өлкән кеше яши. Шуларның 139ы коронавируска каршы прививка ясатты, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Табиблар әйтүенә караганда, узган ел ко­ронавирусны нигездә өлкәннәр авыр кичерсә, быел авыру урта яшьтәгеләрне “штурмлый”.

– Өч балам төрле шәһәрләрдә гомер кичерә. Алар янына барырга куркып, кешеләр белән аралашудан качып йөрисем килми, шуңа һич икеләнмичә вакцина ясаттым. Ко­ронавирус безгә каршы көрәш алып барырга тиеш түгел, без аңа каршы көрәшергә тиеш, – ди пенсиядәге Әлфия Измайлова.

Бүгенге көндә Мөслим район хастаханәсендә һәм Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә 37 рай­ондашыбыз дәвалана. Шулардан 13енең хәле уртача авырлыкта. Коронавирус яки ул кузгаткан хроник авырулар нәтиҗәсендә якты дөньядан китүчеләр дә әз түгел. Ел ба­шыннан 63 кешегә ковид диагнозы куел­ган, 10 кеше әлеге чир белән якты дөньядан китеп барган.

– Вакцинацияләүнең ике этабында да организмда бернинди үзгәрешләр дә сизмәдем. “Прививкадан соң үлгән” дигән сүзләргә ышанмагыз! Авыруга каршы тору өчен хөкүмәтебез бушлай вакцина тәкъдим итә икән – ясатырга кирәк! Төрле уйдыр­малар сөйләүчеләрнең максаты бер – кот­кы тарату. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә! Столбнякка каршы прививка ясат­мыйча вафат булучылар, параличланучы­лар турында беләбез бит. Бу вакцина да куркыныч авырудан саклану өчен кирәк, – ди район иҗтимагый советы рәисе Ру­шат Солтанов.

Алда әйтелгәнчә, 60 яшьтән узган па­циентларга прививка ясату өчен медици­на учреждениесенә барып йөрисе дә юк. Үзегезгә уңайлы мобиль вакцинация пун­ктында вакцинация үтәргә була. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булуы мөһим. Алга таба да мобиль вакцинация пунктлары гра­фик нигезендә күпфатирлы йортлар ише­галдында эшләячәк.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама