Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Авыручылар 24 мәртәбә арткан!

12 ноябрь – Бөтендөнья пневмония белән көрәшү көне

Үпкә ялкынсынуы авыруы белән чирләүчеләр саны көн дә арта бара. 
– Пневмония ул – организмга зарарлы микроорганизмнар үтеп кереп, үпкәләрнең ялкынсынуы. Бу сулыш юлларының иң катлаулы авыруларының берсе. Аны дәвалау елдан-ел авырая, чөнки күпчелек микробларның хәзерге антибиотикларга тотрыклы иммунитеты бар, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов. 
Ел башыннан бүгенгә кадәр 1149 райондашыбызга үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Узган ел бу сан 1003 булган. 
Бөтендөнья пневмония белән көрәшү көне халыкара хөкүмәт һәм шәхси оешмалар, фондлар һәм активист кешеләрнең берләшүе ярдәме белән оештырылган. Аның максаты – җәмәгатьчелеккә бу көн турында мәгълүмат җиткерү генә түгел, дәүләт эшлеклеләрен, табиб-белгечләрне һәм гражданнарны пневмония проблемасына җәлеп итүгә ирешү.
Бу көнне сәламәтлек саклау оешмаларында төрле чаралар уза, медицина тикшерүләре үткәрелеп килә иде. Тик бүгенге вәзгыять башкачарак шул. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында ТР Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясенең карарыннан узып булмый. 25 октябрьдән башлап, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, хастаханәләрдә балаларга медицина тикшерүе үткәрү, өлкәннәргә диспансерлаштыру уздыру вакытлыча туктатылды. Тик яңа коронавирус авыруын кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру бернәрсәгә дә карамый дәвам итә.
– Пневмониядән һәркем зыян күрә ала. Элек бу авыру белән балалар һәм яшүсмерләр ешрак авырый иде. Хәзер үпкә ялкынсынуы өлкән һәм урта яшьтәгеләрне дә аямый. 2020нче елда 11 кешедә коронавирус авыруы расланды, быел бу диагноз 79 кешедә ачыкланды. Былтыр бу авырудан 4 кеше вафат булса, быел мәкерле чир 17 райондашыбызны безнең арадан алып китте. Үлүчеләрнең барысы да – лаеклы ялдагы апа-абыйлар, – ди Данияр Якупов.
COVID-19 барлыкка килгәнче, бер елга 50-60 кешегә пневмония диагнозы куелган. Саннарны чагыштырсак, күрсәткечләр 24 мәртәбә (!) арткан дигән сүз.
– Пневмония буенча риск төркеменә кече яшьтәге балалар, пенсионерлар, сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулары булган кешеләр, шикәр диабеты белән авыручылар һәм төрле иммунодефицитлы кешеләр керә. Биш яшькә кадәр балада үпкә ялкынсынуы аеруча куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ел саен дөньяда пневмониядән якынча 1,1 миллион бала үлә. Яман авырудан саклану өчен әти-әниләр сабыйларына прививкаларны да вакытында ясатып барсыннар иде, – ди районның баш педиатры Резеда Мөҗипова.
Бөтен дөнья буенча табиблар әлеге авыру белән көрәшә. Тик нәтиҗәсе бар дип әйтеп булмый. Үпкә ялкынсынуы бүген дә иң киң таралган авыруларның берсе. Әлеге авыру белән авырган очракта кешенең башка органнарына да зыян килергә мөмкин.
– Бу чирдән төрле заманча антибиотиклар белән дәвалану мөмкин. Тик авыру үз белдеге белән өйдә дәваланып ятарга тиеш түгел. Хастаханәдән чыккач та, элекке тормыш ритмына кереп китү дәвалану процессына киртә куюга тиң булыр иде. Пневмониянең үсешенә иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс та “ярдәм” күрсәтә. Аның симптомнары ОРВИ һәм грипп симптомнарына охшаш. Үпкә ялкынсынуының төп билгеләре – тән температурасы 39-40 градуска күтәрелә, хәлсезлек, коры ютәл барлыкка килә, баш авырта, төчкертә, сөяк һәм мускуллар сызлый, тын кысыла, тирләтә. Диагностика өчен клиник, рентгенологик, лаборатория методлары кулланыла, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.
Табиблар үпкә ялкынсынуы турыдан-туры COVID-19 авыруына китерә ди. Саклану максаты бер генә – коронавирус авыруына каршы вакцина ясату. Бүгенге көндә 13632 райондашыбыз коронавирустан прививка ясаткан.
Вакцинацияләү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы планын 112 процентка үтәлгән.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама