Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Авыру үзе сайлый

Район поликлиникасында түләүле хезмәтләрдә күрсәтелә. Табибка бушка күренергәме, түләүлесен сайларгамы – авыру үзе сайлый.

Хастаханәдә штаттагы хезмәткәрләр саны – 276 кеше. Таби­блар, белгечләр саны күп булса да, хастаханәдә чишеләсе мәсьәләләр байтак әле. Участок табибына да, башка белгечләргә дә чиратлар бар. Стационарга ятып дәвалану өчен дә чират көтәсе. Диагностик тикшеренүләр узыйм дисәң – шулай ук чират.

“Участок табибына чират күбрәк иртәнге вакытта була, чөнки пациентлар 8 тулганда килә башлый”, – ди табиблар. Пациентларга уңайлы булсын өчен ана­лизлар алу 7 сәгать 30 минутта башлана.

– Хастаханә фойесында инфомат ур­наштырылды. Райондашларыбыз ан­нан табибларның эш графигын карый, үзләренә уңайлы вакытка табибка языла ала. Татарстан һәм Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язы­лырга була. Шулай ук участок шәфкать туташы яисә регистратура аша да та­бибка язылу мөмкинлеге бар, – ди рай­он хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.

Учреждениенең эшчәнлеге, персонал, түләүле һәм бушлай хезмәтләр турында­гы мәгълүмат урнаштырылган. Пациент­лар бу хезмәтләр турында поликлини­ка кассасыннан һәм хастаханә сайтын­нан да мәгълүмат алырга мөмкин. Реги­стратурада учреждениенең бушлай һәм түләүле медицина ярдәме күрсәтү турын­да документлар, күзәтчелек һәм югары органнарның контактлары бар.

Ташламаларга ия гражданнар өчен дарулар алуда да проблемалар бар.

– Ташламалы дарулар алу өчен ре­цептны участок табибы бирә. Әмма финанслар буенча лимит бар. Гари­за нигезендә югары чыгымлы һәм де­фицит дарулар билгеләргә дә мөмкин, ләкин аларның кайтуына гарантия юк. Башка учреждение (Казан, Яр Чаллы һ.б.) белгечләренә язылу электрон рәвештә участок табибы аша тормышка ашыры­ла. Бүленгән квоталар җитми, аларга ре­спублика клиникаларының поликлини­ка мөдирләре аша үзгәрешләр кертәбез. Диагностика тикшеренүләренә юллама­ларны белгечләр бирә. Югары техноло­гияле белгечләргә юллама бирү – таби­блар комиссиясе карамагында, – ди баш табиб Данияр Якупов.

Ашыгыч ярдәм чакыртканда чират­лар булгалый. Районда бер генә фель­дшер бригадасы эшли, кайсы авыру­га беренче барырга кирәклеген ашы­гыч ярдәм фельдшеры хәл итә. Бик кирәк булганда өстәмә бригада чакы­рыла. “Авыруның хәле кискенләшкәндә, күрсәткечләре начар булганда пациент хастаханәгә салына . Планлы госпитали­зация вакытында чират булырга мөмкин. Хастаханәгә салу буенча һәр бүлектә мах­сус журнал алып барыла”, – ди табиблар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев