Авылым тарихы."Пищекомбинат"
1930 нчы еллар авылларга зур үзгәрешләр алып килде. Аз җирле, сукалы, кайсы атлы, кайсылары атсыз ярлы крестьян хуҗалыклары, эре җир биләүче, күптармаклы авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре булып, колхозларга берләштеләр. Вак җир кишәрлекләрен техника, фәнни нигезләнгән агротехника чаралары кулланырлык зур басуларга җыйдылар. Совет власте колхозларны, кредитлар биреп, тракторлар, ургыч-суккыч машиналар, сортлы орлык, нәселле терлек белән тәэмин итә башлады.
Мөслим районы төзелү белән бергә сәүдә кооперациясе, җитештерү, хәзерләү тармаклары, артельләр һәм шәхси мастерскойлар – промкооперацияләр оешты. Авыл кешесенә ел әйләнәсе хезмәт куярлык эш урыннары булдырылды, авылларга җан керде. Купсанлы авыл интеллигенциясе барлыкка килде. 30нчы елларда туган оешмаларның берсе – үз вакытында җирле бюджетка иң күп салымнар керткән азык-төлек җитештерү оешмасы иде (халык телендә – “пищепром”).
Колхозлар төзелүгә үк аларның җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларына да нигез салынды. “Пищепром” шул бакчаларда үстерелгән продуктларны, эшкәртеп, халыкка чыгару өчен төзелгән иде. Сугыш алды һәм сугыш елларында аның цехларында дәүләткә тапшыру өчен яшелчәләр киптергәннәр. Сугыш башлангач, ирләр, машина, эшкә яраклы атлар – бары да алыналар. Шуның өстенә тагын күпме яшь кыз, сугышка алынмаган ир-ат урман әзерләү, торф чыгару, оборона эшләренә алына. Көчең бармы, юкмы, предприятиене эшләтергә кирәк. Хатын-кыз, карт-коры, балалыктан чыгып кына килүче үсмерләр, ел вакытының, көннең нинди булуына карамастан, озын арбаларга үгез җигеп, буе белән кисеп салып, урманнан агач ташыганнар, аны кисеп, ярып, ягып, көне-төне эшләгән яшелчә киптерү мичләрен кыздырганнар. Баз-баз яшелчәләрне салкын кое сулары белән юып, чистартып турау үзе генә дә нинди авыр эш. Сугыш беткәннән соң да бу авырлыклар берничә ел дәвам итә. Исән кешеләр әйләнеп кайтса да, атлар да, техника да кайтмыйлар, сугыш юлларында, оборона эшләрендә югалалар. Мин үзем боларның шаһиты түгелмен, олылардан ишеткәннәремне язам. Бала чагымның сабыр әби-апалары! Минем әти вафатыннан соң алар безгә кич утырырга керәләр иде. Бары бераз сөйләшеп утыру өчен: хәзергечә чәйләп утырырга беркемдә дә артык бер кыерчык ипи дә, салырлык бер чеметем чәй дә юк заманнар. Сугышларсыз, хәвефсез илдә тыныч яшәп, ашарга ипиең булуның ни зур бәхет икәнен мин алардан ишетеп үстем.
Дөньялар рәтләнеп киткәч, комбинат чыгара торган ризыкларның төрләре баеды, сыйфаты яхшырды. Ул җитештергән прәннек, конфетлар тирә-юнь районнарда да сатылды. Соңрак кибет киштәләрен чит илләрнең, шәһәрләрнең яшелчә, җимеш продуктлары басты. Комбинат алар белән ярыша алмады, аның бу төр продуктларына сорау кимеде. Шул сәбәпле колхоз яшелчә бакчалары да тора-бара юкка чыктылар. 1959 нчы елда Хрущев җимеш агачларына салым кертте. Салымнан качып, авыл кешесе үз бакчаларындагы җимеш агачларын кисте. Халыкны алма, карлыган, җиләк белән колхоз бакчалары озак туендырып тордылар. Аларны Мөслим базарында, колхозларның Мөслимдәге ларекларында саталар иде. Авылларда бу бакчалар, ташландык хәлдә булса да, исәннәр әле.
Пищекомбинат эшенә минем гаиләмнең дә шактый хезмәте керде. Ленинград блокадасыннан кайткач, әнкәебез яшелчәләр киптерүдә эшләгән. Сугыштан яраланып кайткан әткәй Банк урамындагы Эшче-крестьян мәктәбендә (РКШ) авыл яшьләрен хисап белеменә укыткан. 1945 нче елда аны пищекомбинатка бухгалтер итеп куйганнар. Анда эшләү белән бергә, ул кичләрен РКШда укытуын дәвам иттергән. 1970 елларда комбинатта баш бухгалтер булып минем апам эшләгән иде. Җәйге каникулларда, ындыр табагы эшләре башланганчы, күрше кызлары белән без анда квас шешәләре юдык, яшелчәләр тозлау өчен Мөслим әрәмәләреннән капчык-капчык карлыган яфраклары, тәмләткеч үләннәр җыеп тапшырдык, уку әсбаплары алырга акча эшләргә тырыштык. Без укыган елларда дәреслекләрне бушка бирмиләр иде, без аларны сатып алдык.
Пищекомбинат Кооператив һәм Мәҗит Гафури урамнары кисешкән чатта бик зур мәйданны биләп торды. Цехлары, җиргә тирән итеп казып төзелгән бик ныклы складлары юктыр инде. Комбинат урынында “Нурлы” кибете һәм башка сәүдә объектлары, торак йортлар утыра. Комбинатны төзегән кешеләрне белмим. Минем әткәй эшли башлаганда аның директоры Ишалин фамилияле кеше була. 1945 нче елның көзенә табарак аның урынына өч сугышны үткән, безнең районда гына түгел, Балтик буе төбәкләрендә дә колхозлар төзүдә эшләгән фронтовик Вәлиев Вагыйз абыйны куялар. Аннары комбинатны Исхаков фамилияле кеше җитәкләде. Бу ике җитәкчене Мөслим халкы бик хөрмәт итте. Алардан соң хәрби хезмәттән отставкага чыгып кайткан Перов фамилияле русның эшләгәнен хәтерлим. Аның вафатыннан соң директор итеп ни белемнәре, ни хуҗалык эшләрендә тәҗрибәләре булмаган кешеләрне куя башладылар. Алары да, бик матур булмаган сәбәпләр белән, алышынып тордылар. Ахырда, 70 нче еллар уртасында, комбинатны Әлмәт кондитер оешмасының филиалы итеп калдырдылар. Шуннан соң комбинат эшли алмады, бетте.
Разия Гыйлаҗина. Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев