Авылым тарихы. Михайловка
Совхоз 1931 елда оешкан. Ул вакытта хуҗалык “Овцевод” дип атала. 31 мең гектардан артык мәйдан били, үзәге Михайловка авылы була. Моннан тыш, Элемтә, Тойгелде, Шуганка, Баланлы, Карамалы, Нөркәй участоклары булдырыла.
Совхозның беренче директоры булып – Федоров фамилияле кеше, аның урынбасары булып Мирза Насыйров эшли. Ерак сохозлардан берничә мең сарык кайтарыла. Әмма терлекчелек биналары, азык җитмәү сәбәпле, 1931-32 еллар бик авыр була. Шуңа карамастан, совхоз хезмәтчәннәре эшкә бөтен көчләрен бирә, хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгару өчен тырыша. 1932 елда язгы чәчү, җәйге кыр эшләрен үткәрү һәм төзелеш буенча планнар кабул ителә. Көн кадагындагы мәсьәлә – терлек азыгы әзерләү. Техника юк. Барлык авыр эш атлар һәм кул көче белән башкарыла. Финанс кыенлыклары да була. Башка авыллардан килеп эшләүчеләр, матди кызыксындыру булмагач, эштән китә. 1932 елгы язгы чәчүгә Шәех Сәлимов, Хаҗи Ишалин, Хәмит Сафиуллин зур өлеш кертә.
Сарыкларны көтүгә чыгаргач, хәл бераз яхшыра. Меринос һәм прекос токымлы сарыклар кайтарыла. Совхоз ныклап нәсел эше белән шөгыльләнә башлый. Бина төзү өчен материаллар җитми. Саман (кызыл балчык һәм салам катнашмасы) кирпече ясап, шуннан сарык абзарлары төзиләр.
Әкренләп хәл яхшыра. Аеруча Петровка һәм Егорьевка авылларында нәтиҗәләр күтәрелә. Төзүче-десятник И. Буров, Ганиев, Ю. Биктимеров эшне дөрес оештыралар. Шулай итеп, 1932-1933 елларның кышын совхоз әзерлекле каршы ала.
Карамалы һәм Нөркәй участокларында (13 мең гектар) җир эшкәртү техникасы булмау сәбәпле, 1932 елда совхоз бу җирләрне аерырга мәҗбүр була. Башка басулардагы хәлне атларга тагылучы чәчү агрегатлары (печән чапкычлар, тырмалар, лобогрейкалар) җиңеләйтә. 1934 елның язында совхозга көпчәкле биш трактор кайта. Аларны Баланлы һәм Тойгелде участокларына тапшыралар. Тракторчыларны күрше Азнакай районының Вахитов исемендәге совхозында әзерлиләр. А. Сәпәев, М. Хафизов, И. Кирамов тракторчылар була. Шул ук елны печән чапкыч, ургыч, ике йөк автомобиле кайта. 1935 елда тагын тракторлар, комбайннар, җиңел һәм йөк машиналары алалар.
Эшләр җиңеләя. 1934-1935 елның кышында терлекләрнең баш санын 9 меңгә җиткерәләр. Бруцеллез авыруын җиңәләр. Сарык сөтеннән брынза ясыйлар. Агрипина Каржавкина бу эшнең остасы була. Цех мастеры Воронцов җитәкчелегендә колбаса җитештерәләр.
1940 елда “Овцевод” совхозын – “Мөслим” совхозы дип, 1975 елда “Михайловка” совхозы дип үзгәртәләр. Совхозга Михайловка, Элемтә, Баланлы авыллары керә. 1989-1990 елларда, хуҗалыктан Баланлы авылы аерылып чыгып, “Баланлы” совхозы барлыкка килә. 1995 елда “Михайловка” совхозы “Михайловка” коллектив предприятиесенә әверелә. 2005 елда предприятие банкрот дип таныла. 2017 елдан районда эшли башлаган “Намус” агрофирмасына элеккеге “Михайловка” совхозы территориясе дә керә.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев