Авылым тарихы. Метрәй
“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.
Метрәй авылы Казанчы елгасы ярында район үзәге Мөслимнән көнчыгышка таба 4 км ераклыкта урнашкан. ХVIII гасырның беренче яртыеллыгында нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Ул чорда метрәйлеләр игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1870 ел мәгълүматлары буенча авылда – мәчет, мәктәп, су тегермәне, ХХ гасыр башында ике мәчет (аларның берсе – 1930 елларда, икенчесе 1958 елда сүтелгән), мәдрәсә (1894 ел), ике мәктәп, өч су тегермәне, биш ярма чистарткыч, биш постау басу машинасы булган. Авыл общинасының җир кишәрлеге 5529,9 дисәтинә тәшкил иткән.
1920 елга кадәр Метрәй Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирәхтә волостенә кергән. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан Мөслим районы составында. Бүгенге көндә Метрәй – авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда “Туры юл” күмәк хуҗалыгы оеша (беренче рәисе – Ю. Әюпов). 1958 елда, “Завод” (Ольгино авылы) колхозы белән берләшеп, Калинин исемендәге колхоз дип йөртелә. 1994 елдан – “Метрәй” АКХ. 2005 елдан кошчылык белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Авыл халкы нигездә фермер хуҗалыгында хезмәт куя, игенчелек, сөт терлекчелеге, сарыкчылык белән шөгыльләнә.
1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда ул – җидееллыкка, 1962 елда – сигезьеллыкка (1973 елда яңа бина салына), 1986 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәпкә әйләнә. 2017 елга кадәр балалар бакчасы (1976 ел) эшләде. Авылда бүгенге көндә мәдәният йорты (1970 елда яңа бина салына), китапханә (1930 елда изба-читальня буларак ачыла), ФАП (2017 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), “Исмәгыйль” мәчете (1996 ел) эшли. Авыл халкы мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән театрда (1993 ел, 2002 елдан – халык театры, нигез салучысы – С. Яббарова), “Наз” вокаль ансамблендә (2008 елдан), “Мизгел” хореография коллективында (2010 елдан) шөгыльләнә. Мәктәптә төбәкне өйрәнү музее бар. Берничә ел элек авылдан ерак түгел генә агучы “Хәләф” чишмәсе төзекләндерелде.
1859 елда Метрәйдә – 431 кеше, 1913 елда – 1317, 1938 елда – 1460 кеше яшәгән. 1970нче елда халык саны – 864 кеше, 2002 елда 612 кеше тәшкил иткән.
Рәсемдә: Метрәйдә беренче колхоз төзүчеләр.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев