Авылым тарихы. Карл Либкнехт исемендәге коммуна
“Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар бирә башладык. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.
“Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар бирә башладык. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.
Бүген сүзебез Иске Карамалы җирлегенә керүче Карл Либкнехт авылы турында.
Карл Либкнехт район үзәгеннән – 23, Иске Карамалыдан 8 км ераклыкта урнашкан. Авылга нигезне 1928 елда якын-тирәдәге Сөякәй, Әмәкәй, Чуракай, Яхшый һ.б авыллардан күченүчеләр салган. Карл Либкнехт исемендәге коммунага нигез салучылар исемлегендә Хәмидуллин һәм Насыйров фамилияле Мөслим авылы кешеләре дә була. Авылга эшкә дип Яңа Егорьевка һәм Благодаровка авылларыннан да килгәннәр. Авыл халкы һәм күрше-тирәләрдә яшәүчеләр авылны Коммуна дип кенә йөрткәннәр. Төрле милләттәге халыкны коммуна белән яшәү һәм эшләү теләге берләштерә. Соңрак Коммуна күмәк хуҗалыкка әверелә.
Күченүчеләрнең күпчелеге Коммунага урман якын булганга күченә, чөнки ул елларда утын бик кыйммәт була. Башлангыч чорда бөтен халык алдан төзелгән баракта туплана. Аннан соң авылда төзелеш башлана. Иң беренче итеп клуб, мәктәп, контора, медпункт, ындыр табагы һ.б. төзелә. Авыл советы күрше Воскресенка авылында урнашкан була. Сабантуйга коммуналылар Иске Карамалы авылына йөриләр, кайчакта бәйрәмне үз авылларында үткәрәләр.
Сугышка кадәр Коммунада 45 хуҗалык була. Коммунадан Бөек Ватан сугышына 41 кеше китә, шуларның 37се һәлак була, бары тик дүртесе генә туган ягына кайта. Сугыштан соң авыл халкы кими, күрше-тирә авылларга күченә.
1950 елда күмәк хуҗалык Горбуновкага кушыла. Бу чорда тормыш та җайлаша, халыкка икмәк бирелә башлый. Кызганычка, бу чорда авылның клубын һәм тегермәннәрен сүтеп, Горбуновкага алып китәләр.
1960 елда Иске Карамалы, Баек, Яңа Карамалы, Сәфәр һәм Коммуна авыллары бер күмәк хуҗалыкка берләшә.
1964 елда авылга электр кертелә. 1990 елларда авылдагы 7 хуҗалыкта нибары 12 кеше, башлыча пенсионерлар гына кала.Бүген авыл бетү алдында.
Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев