Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Ирекле

Ирекләре кыска гомерле булган. 1927-1928 еллар¬да Вәрәшбаш авылыннан берничә гаилә, агач төпләп, чәчү өчен җир әзерләп, яңа авыл өчен урын әзерли. Ур¬манлы, чишмәле авылга Ире¬кле дигән исем бирелә.

1930 елда монда берничә гаилә күченеп утыра һәм җирләрне эшкәртә башлый. Беренче елны тары чәчеп, мул уңыш алалар. Әмма уңдырышлы җирләрдән иркенләп файдалана ал­мыйлар. Ирекле халкы шул исемдәге күмәк хуҗалыкка керә, җирләре дә шул хуҗалыкка бирелә.

Авылда 40 хуҗалык була. Беренче колхоз рәисе – Гыйльфан бабай, аннан соң хуҗалыкны Мирзаһит Фаз­лыев җитәкли.

1936 елда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Ирекле авылыннан Бөек Ва­тан сугышына 39 кеше китә, шуларның 24е һәлак була, 15е исән-сау әйләнеп кайта.

1960 елларда авыл хал­кы, электрлаштыруны со­рап, хат яза, әмма хөкүмәт җавап итеп Ирекледән баш­ка авылларга күченергә теләүчеләргә төзелеш мате­риаллары бирә. Бөтен авыл халкы күрше-тирә авыллар­га, шул исәптән Вәрәшбашка, күченә. Ирекледә өлкән яшьтәге бер хатын-кыз гына кала. “Ирекле” күмәк хуҗалыгын “Электро” колхо­зына (Вәрәшбаш) кушалар. Шулай итеп Ирекле авылы юкка чыга. Бүген аның уры­нында зират кына исән.

Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар фай­даланылды.

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев