Авылым тарихы. Ильич утлары.
Кичләрен ялт итеп яктыртылган Мөслим урамнарында, мәйдан, бакчаларында йөрибез. Бу яктылыкның да үз тарихы бар бит.
Әле сугыштан соңгы елларда да авылларда өйне яктырту өчен чыра кабызганнар, керосин булганда бишле, җиделе керосин лампалары элгәннәр. Хәллерәк кешеләр бик сирәк көннәрдә генә унлы лампаларны кабызганнар. Керосин бик мул килмәгән авыл җирләренә. Ашарга мичтә, казанда пешерделәр, чәйне самавырда кайнаттылар. Авылның табигый яшәү рәвеше, тик бер дә шуларны кабатлыйсы килми.
Сугыштан соң, колхозлар кабаттан аякка баскач, Ык елгасын Тугаш авылы, мөслимлеләрнең бик яратып ял итә торган Бишнарат дигән урыны тирәләрендә буып, колхозара су электростанцияләрен корганнар. Кечерәк елгаларны да буып, авылларны электрлаштырганнар. Бу бик авыр эшне ат һәм кул көче белән колхозчы ир-ат һәм хатын-кызлар кыска араларда башкарып чыкканнар. Станцияләрне монтажлау эшенә генә махсус белгечләрне чакырганнар. Станцияләр утны кичке караңгыдан башлап, төнге 12 гә тикле өйләргә, оешмаларга бирәләр иде. Соңрак авылларны дәүләт электр челтәренә ялгау башланды. Югары вольтлы электр килгәч, Мөслимнең үзәк өлешендәге җәмәгать биналары янындагы баганаларга да электр лампочкалары эленде. Тик алар бик зәгыйфь яктырта, тиз янып чыга, шуның өстенә лампочкаларга кытлык та иде. Мәктәптә кичке сменада укыганда кайчак класста бер лампочка да калмый, янып чыга, завхоз: “Лампочка бетте”, – дип, бирми. Караңгыда утырып калабыз. Шундый чакларда физкультура, хезмәт дәресләренә чыгып киткән буш классларның лампочкаларын борып алып, классны яктырта идек. 1966 нчы елда Кыргызстанның Мәйле сәй шәһәрендә СССРда иң куәтле электр лампалары заводы сафка баскач кына лампочкалар кытлыгы бетте, аларның сыйфаты яхшырды. Бөтен Советлар иле көче белән төзелгән бу завод әле дә исән.
Югары вольтлы электр линиясен Мөслимгә 1961 нче елда суздылар. Бу гаҗәеп олы могҗиза булды. Монтерлар, өй саен йөреп, яңа линияләр үткәрделәр, электр розеткаларын беркеттеләр. Кешеләргә иң мәзәге розетка булды. Монтерлар: “Шушының белән чәй кайнатып, аш пешерәсез”, – дигәч, халык самавыр белән казанны розетка тишегенә ничек кушарга икәнен аңламыйча баш ваткан иде. Тора-бара кибетләрдә электр плитәләре, самавырлары, чәйнекләре сатыла башлады, розеткаларга эш табылды. Хәзер инде өйләрдә нинди генә газ, электр приборлары юк! Ә теге, сарырак ут белән зәгыйфь кенә яктырткан лампочкаларны минем күрше әбиләрем, Владимир Ильич Ленин исеменнән чыгып, “илич уты” дип, атыйлар иде. Керосин лампаларын моңа тикле күрмәгән кеше аларны музейда күрә ала. Хәзер исә җирдә төннәрен янган утлардан Мөслим өстендә күк тә якты булып балкып тора.
Разия Гыйлаҗина.
Мөслим.
Фото – матбугат үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев