Реклама
Яңалыклар
Авылның тарихи бәйрәме
20 июньдә Рус Шуганда Авыл көне узачак. Бу чара Рус Шуган авылының 300 еллыгына тәгаенләнгән.
Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче шуганлылар кайтыр дип көтелә. Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина әйтүенчә, бу көнне экстрим-парк ачылачак, Троица бәйрәме уңаеннан сәхнәләштерелгән күренеш булачак.
Мәдәният
Мәдәният йорты авылның мәдәни тормышы үзәгенә әверелде.
Рус. Шуган мәдәният йорты директоры булып 2013 елдан Ксения Хисаметдинова эшли. Шул ук елны авыл клублары төзү буенча республика программасы нигезендә Рус Шуганда яңа мәдәният йорты сафка басты. Аның белән бер түбә астына авыл җирлеге советы һәм китапханә керде.
Көн саен төрле концертлар, чаралар оештырыла. Аларда өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнаша. “Черемушка” фольклор ансамбле, концертларда, чараларда чыгыш ясап, авыл халкын җырлары белән сөендерә. 2021 елда ансамбль чираттагы җиңүгә иреште: Казан шәһәрендә узган А.Катков исемендәге рус хор музыкасы республика конкурсы лауреаты булды. Ел саен Лаеш районы Никольское авылында үтүче “Каравон” Бөтенроссия рус җыры бәйрәмендә катнаша. Бу фестивальдә ансамбль ТР Президентының 400 мең сумлык сертификатына лаек булды. Бүләк – ансамбльнең эшчәнлегенә югары бәя. 2020 елда авыл мәдәният йорты республика Мәдәният министрлыгының 200 мең сумлык грантын алган иде. Барлык средстволар да мәдәният йортын җиһазлауга һәм “Черемушки” вокаль ансамблен үстерүгә юнәлтелә. Авыл халкы, якташлар ансамбль өчен сәхнә костюмнары булдыруга иганәчелек итте.
2014 елдан мәдәният йорты каршында “Шуган йолдызчыклары” һәм “Росинка” балалар бию төркемнәре эшли. Алар “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Росточки” район конкурсларында җиңүгә иреште.
2018 елда Рус Шуган авыл җирлеге Яңа ел чыршысын иң матур бизәү буенча республика конкурсында катнашты. Мәйданчыкны әзерләүдә, чаралар үткәрүдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы зур активлык күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина рус халык әкиятләренә нигезләнеп ясалган мәйданчыкның проект авторы булды. Уртак эшнең нәтиҗәсе булып, җирлегебез икенче урынны яулады һәм 200 мең сумлык грант белән бүләкләнде. Бу акчага тавыш аппаратурасы һәм музыка инструментлары сатып алынды һәм узган гасырның 70-80 елларында данлыклы булган вокаль-инструменталь ансамбль торгызылды. Аның исеме җисеменә туры килә: “Возрождение”. Ансамбль музыкантлары бөтен концертларда да чыгыш ясый.
Мәгариф
Мөслим районында Рус Шуган – күпчелек халкын рус милләте вәкилләре тәшкил иткән бердәнбер авыл дисәк, һич арттыру булмас. Алар үз мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, дини йолаларын саклау өчен бар көчләрен куялар.
Авылга нигезне унсигезенче гасыр башында Демидовның Уралдагы заводларыннан күченгән руслар салган. Ул башта беренче күченүчеләр фамилиясе буенча Костино дип аталган. Аннан соң – Акайкүл һәм, ниһаять, Шуган. Авыл һәрвакыт ныклы, бай була. 1917 елгы революциягә кадәр һәм аннан соңгы берничә елда авыл ярминкәсе бөтен тирә-якта дан тота. Атаклы сәүдәгәр Стахеевлар биредә ашлык складлары сала. Аларның диварлары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбыз халкы чолганышта калган Ленинградтан берничә йөз кешене кабул итеп, яшәр урын бирде, азык-төлек белән бүлеште.
Берьеллык чиркәү-мәхәллә мәктәбе авыл мәктәбенә нигез салган. 2022 елда мәктәбебез үзенең 140 еллыгын билгеләп үтәчәк. Узган гасыр башында мәктәп дүртьеллык земство мәктәбенә әверелә. Совет власте урнашкан елларда – крестьян яшьләре мәктәбе, 1937 елда урта мәктәп була. Бу мәктәптә булачак Советлар Союзы Герое Петр Поганкин (Днепров) укый. Ул тумышы белән Островка авылыннан. 2011 елдан мәктәп Герой исемен йөртә. 2015 елда уку йорты төп мәктәп статусы ала, 2019 елда “Зернышко” балалар бакчасы аның составында мәктәпкәчә төркемгә әйләнә. Бүген Рус Шуган төп мәктәбендә 1-9 сыйныфларда 33 бала укый һәм мәктәпкәчә яшьтәге 11 бала тәрбияләнә.
2019 елда мәктәп ихатасында Россия Президенты грантына элек чиркәүнең бер өлеше булган агач бинада “Рус авылы ихатасы” музей комплексы булдырылды. Биредә узган гасыр авыл тормышын чагылдыручы экспонатлар, фотосурәтләр, шул чор документлары кадерләп саклана.
Бу уку елында мәктәптә вокаль-инструменталь ансамбль барлыкка килде. Аның белән сәнгать мәктәбе укытучысы Радик Кашапов җитәкчелек итә. Ул балаларны төрле музыка коралларында уйнарга, нота грамотасына өйрәтә. Балалар тырышып шөгыльләнә. Ансамбль тамашачылар алдында чыгыш ясарга да җитеште.
Мәктәпкәчә төркемдә тавышлы кораллар ансамбле булдырылды. “Сударушка” бию төркеме “Без бергә” республика конкурсының муниципаль этабы лауреаты булды.
Педагог-оештыручы Марина Коткова әйтүенчә, укучылар һәм укытучылар төрле иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә лауреатлар, призерлар, җиңүчеләр була. Ангелина Хлюпина халык бәйрәмнәренә багышланган эше белән Бөтенроссия Кирилл-Мефодий укуларының республика этабында призлы урын яулады.
Мәктәптә туган якны өйрәнү дә актив бара. Туган якны өйрәнү музеен мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов җитәкли. 2020 елда ул яшьләр белән эшләүче туган якны өйрәнүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнашып, призлы урынга чыкты. Укучылар экспонатлар, авылның тарихы һәм кешеләре турында материаллар җыялар. Бу эш туган якка, кече Ватаныбызга, халык традицияләренә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли.
Бу көннәрдә мәктәп коллективы Президент грантлары фондының 2021 елның икенче конкурсы нәтиҗәләрен көтә. Фирдәвес Фәрхетдинов анда тагын бер проект белән катнаша. Җиңгән очракта мәктәп ихатасында тагын бер истәлекле урын – авыл мәгарифе музее барлыкка киләчәк.
Дини тормыш
1995 елда Рус Шуганда православие приходы төзелә һәм авылда чиркәү төзү турында карар кабул ителә. Гыйбадәтханә булачак урында эшләр 1996 елда башлана. Бу эш иганәчеләр, авыл халкы, читтә яшәүче шуганлылар көче белән башкарыла. 2005 елдан чиркәүдә молебеннар үтә, 2007 елда Изге Николай исемен алган храмда авыл рухание беренче тапкыр Пасха бәйрәмен үткәрә.
2008 елда билгесез булып калырга теләгән иганәче ярдәме белән Божья матерь Всецарица агач часовнясын төзү башлана. Бу корылма узган гасырның утызынчы елларында җимерелгән чиркәү урынында төзелә. 2009 елда – авылдагы беренче чиркәүнең 150 еллыгында ул сафка баса. 2020 елда авыл зираты янында Архангел Михаил храм- часовнясы төзелә. Шулай итеп 400дән аз гына күбрәк кеше яшәгән Рус Шуган авылында бүген өч храм эшли. Барлык төзү эшләрендә һәм дини йолаларны үткәрүдә авыл приходы старостасы Вячеслав Кривошеев башлап йөри. Элеккеге елларда ул инженер- төзүче, “Новый путь” колхозы рәисе, газучасток слесаре булып эшләде. Авыл халкы аңа чын чын күңеленнән ярдәм итә. Алар үз авыл халкын, мөслимлеләрне һәм күрше Башкортостанда яшәүчеләрне дә сөендерә. Бүген храмнар рухи тормыш, дини һәм мәдәни традицияләрне саклау үзәге булып тора.
Рашт уа чыршысы бәйрәмен үткәрү традициягә керде. Башта бәйрәм чиркәүдә үтә иде. Соңгы елларда, балалар бик күп булу сәбәпле, авыл мәдәният йортында оештырыла. Бу көнне һәр бала бүләк ала. Бүләкләр иганәчәләр һәм авыл халкы ярдәме белән әзерләнә.
Авыл активы зиратны чистартуда катнаша. Зират оригиналь тимер койма белән әйләндереп алынды. Бу эшне Александр Котков бригадасы башкарды. Моның өчен үзара салым акчасы файдаланылды. Авыл халкы зиратка Архангел Михаил исемен кайтармакчы. Моның өчен архив учреждениеләренә запрослар юлланды. Авыл активы шул исемдәге чишмәне дә төзекләндерергә уйлый. Чишмә ял итү, халык бәйрәмнәрен үткәрү урыны булачак.
Материаллар Рус.Шуган мәктәбе директоры
Фирдәвес Фәрхетдинов ярдәме белән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев