Реклама
Яңалыклар
Авылларда бүген каз өмәсе, ак мамыкка дөнья күмелгән
Өмәнең иң күңелле вакыты – кызларның, чистартылган казларны көянтә башларына элеп, су буена баруы.
Каз өмәсе – һәр авылда көтеп алынган күңелле вакыйга. Шуганка авылында Лениза һәм Хәйдәр Вәлиевлар ишегалдында елның елында зурлап каз өмәсе үткәрелә.
– Каз – әби-бабаларыбызның яратып асрый торган йорт кошы. Элек-электән аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар, каз итеннән бик тәмле итеп аш-су әзерләгәннәр. Каз тәбикмәге өмәдә табын күрке булган. Минем каз асрамый калган елым юк. Мин бәләкәй чакта да әнкәй күпләп каз бәбкәсе ала иде. Бәбкә саклаган, каз өмәсендә мәш килеп, өлкәннәргә булышып йөргән вакытлар, аннан әнкәйнең телеңне йотарлык итеп пешергән тәмле тәбикмәкләре бүгенгедәй истә, – ди Лениза Вәлиева.
Каз өмәләрен, гадәттә, яшь кызлар көтеп ала. Лениза апада үткән өмәгә аның якын дуслары, авылдашлары килгән иде. Оныгы Муратка кадәр эш табылган. Укучы малай каз тәпиен чистарту белән мәшгуль булды.
– Әбиемә Мөслимнән кунакка килдем. Башкалар каникулда шәһәргә барырга кызыга, миңа әби өеннән да рәхәтрәк җир юк кебек. Әби мине төрле эшләргә өйрәтә. Ипләп, сабыр итеп төшендерә һәр нәрсәгә. Орышмый да үзе. Бигрәк әйбәт минем әбием, – ди Мурат, ихлас елмаеп.
Вәлиевларда өмә гөрли генә! Авылның берсеннән-берсе сөйкемле хатын-кызлары җырлый-җырлый каз йолкыйлар. Үзара такмаклар да әйтешеп алалар. Кызлар казларны чистартып бетергәч, йолкыган казларны көянтәгә асып, “Кыр казлары” җырын көйләп, моңланып, су буена төшеп киттеләр. Бизәкле көянтәләрдәге казлар “менә төшәм, менә төшәм” дип чайкала!
– Каз үстерү җиңел эш түгел. Үзем дә елның елында 20 каз асрыйм. Аннан 50шәр бройлер, 20ләп үрдәк алып үстерәм. Күмәкләшеп, өмә белән кош-кортны чистарту, кышкылыкка әзерләү аеруча рәхәт. Бу көнне йортта мул табын әзерләнә. Лениза апа казларны тәмен белеп үстерә. Быел да шулкадәр күңел биреп, яратып үстергән-тәрбияләгәне күренеп тора. Казларны салкын суда чайкый-чайкый юганын карап торасы гына килә! – ди өмәдә катнашучы Гөлзирә Дәүләтова.
Казларны юып кайтуга хуҗабикә каз маенда тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп тора иде инде.
– Каз өмәсе – гореф-гадәтләрнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел, каз тәрбияләү күп көч һәм тырышлык сорый. Бер дә җиңел түгел аларны үстерүләре. Суга куасы, чирәмдә йөртәсе дигәндәй. Төрле авырулар да чыгып кына тора. Быел да кошларны күпчелек ябуда тотарга туры килде, – ди Лениза апа.
Лениза апаларның өе авыл башында ук урнашкан. Кул сузымы гына арада күле, буасы. Казларны алар озак еллар дәвамында су буенда үстерәләр дисәң дә буладыр.
– Татарны каздан башка күз алдына да китереп булмый. Ихатада аларның матур итеп каңгылдашканнарын ишетү генә дә ни тора бит! Бәбкәләрне һәр җәйдә фермерлардан сатып алабыз. Хәләлем аларның берсен дә әрәм итмичә, саклап үстерә. Кошларга азыкны үзебез әзерлибез, сатып та алабыз. Ихатабыз киң, иркен. Мал тоту, кош-корт үстерү өчен каралты-кураларыбыз да ныклы, – ди Хәйдәр абый.
Каз итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр! Казларны йолкыган арада, өмәдә катнашучылар тиз генә каз да тозлап куйдылар. Бер казны тозлар өчен ике килограмм тоз кирәк икән!
– Каз тоз ярата. Яхшылап тозлап куйгач, аны җилләтелә торган урында төреп саклыйлар. Язын кояшка элсәң, ул каклаганга әйләнә. Каз ул – татарның кунакка барганда алына торган иң зур күчтәнәче. Туйларда да бит, яшьләргә ныклы никах теләп, пар каз чыгаралар. Хәзер ничектер, без килен булып төшкәндә каз мамыгы тутырылган пар мендәрләр алып килдек, – дип искә алды Роза Байбатырова.
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу чарасы да. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм төсен ала. Бүген дә каз өмәсе үз асылын югалтмый, һаман да авыл тормышының матур бер бизәге булып тора.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев