Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җыеннары башланды

Михайловка һәм Тойгелде авылларында халык җыеннары үтте.

Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Альберт Хәбибуллин узган биш елда республикада гамәлдә булган программалар үтәлеше турында сөйләде. Равил Кузюров, фидакарь хезмәтләре өчен авыл халкына рәхмәтен җиткергәннән соң, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында Михайловка авылында – күп балалы гаиләдә яшәүче өч балага, Тойгелде авылында тулы булмаган гаиләдә яшәүче бер балага мәктәп портфельләре тапшырды. Җыенда катнашучылар Альберт Хәбибуллинга һәм Рамил Муллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Михайловка Кузюров җыен халык җыены безмөслимлеләр тойгелде