Авыл мәктәбе тарихында – ил тарихы
2022 елда Рус Шуган авылында беренче мәктәп ачылуга 140 ел тула.
Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң мине математика укытучысы итеп Шуган урта мәктәбенә җибәрделәр. 1995 елда мәктәпнең директоры итеп билгеләделәр. Мәктәп юбилее алдыннан документлар, хатирәләр нигезендә аның тарихын барлаганда шундый нәтиҗә ясадым: мәктәп тарихы ул – ил тарихы.
1984нче елның 27 февралендә мәктәп директоры Ш.Р.Шәриповка СССРның Үзәк дәүләт тарих архивыннан килгән хатта 1895 елда Рус Шуган авылында, 1882 елда нигез салынган ике сыйныфлы чиркәү-мәхәллә училищесыннан кала, бернинди дә уку йорты булмавы хакында язылган. 1895 елда мәктәптә 36 укучы белем ала, аларны Лавр Сизов укыта. 1912 елда яңа бина төзелә, ул бүгенге көнгә кадәр сакланган. Земство карамагындагы мәктәп дүртьеллык була. Анда В.Я.Батовадан кала ирле-хатынлы Мария Герасимовна һәм Александр Александрович Колокольцевлар да укыта. Алар мәктәптә 60нчы елларга кадәр эшли һәм Шуган мәктәбенең генә түгел, бөтен районның горурлыгы була. Мария Герасимовнага укытучылык һөнәре Ходайдан бирелгән. Ул рус теле укыта. Фидакарьлеге өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
Совет власте беренче елларыннан ук наданлык белән көрәш башлый. 1928 елда мәктәп – җидееллыкка, 1932 елда колхоз яшьләре мәктәбе итеп корыла. Мәктәп иртәдән кичкә кадәр эшли: иртән укытучылар балаларны укыта, кич өлкәннәр килә. Аларны да көчләп (документларда шулай язылган) укырга һәм язарга өйрәтәләр. 1937 елда инде урта мәктәп буларак эшли башлыйлар. Ул елларда безнең районда нибары ике урта мәктәп була. Рус Шуган мәктәбендә Мөслим, Сарман, Азнакай, Минзәлә районнарыннан һәм Башкортостаннан килеп белем алалар. Барлыгы 700ләп укучы исәпләнә. Сыйныфлар аерым торган җиде бинада урнашкан була. Төп бина – земство мәктәбе бинасы, калганнары элеккеге кулакларның йортларына урнаша.
Мәктәпнең беренче директоры – Кузнецов Александр Иванович. Беренче чыгарылышта мәктәпне 30 укучы тәмамлый. Ә дәһшәтле 1941 елда мәктәп 50 укучысына зур тормышка фатыйха бирә. Ул укучылар арасында соңыннан мәктәбебездә 50 елдан артык хезмәт куйган Е.Г.Соловьева да була. Евдокия Григорьевна авыл һәм мәктәп тарихын саклап калуга зур өлеш кертте.
1 9 4 1 е л н ы ң октябрендә Ленинград һәм Киев шәһәрләреннән эвакуацияләнгән кешеләр килә. Декабрь аенда Ленинград балалары өчен интернат булдырыла. Аның беренче директоры итеп Б.Г.Элинер билгеләнә. Бу балалар өчен дә Шуган мәктәбе биш елга туган мәктәпләренә әверелә. Бу хакта техник фәннәр докторы Эммануил Ицкович бик җылы истәлекләр язып калдырган. Аның кебек шәһәр кешеләре өчен сугыш кыенлыклары өстенә авыл тормышының да кыен яклары өстәлә.
Илебез бу сугыштан җиңүче булып чыга. Бу җиңү халыкның фидакарь хезмәте һәм каты дисциплина бәрабәренә дә яулана. Укытучы берничә минутка дәрескә соңга калса, мәктәп директоры А.И.Санникова аны прокуратурага җибәрә. Юк, директор кырыс булганнан түгел, ә тәртибе кырыс булганга. Эшкә йоклап калу сәбәпле соңга калмыйлар, сәгать өчкә- дүрткә кадәр басуда, ригада эшләгәнгә, башка авыр хезмәт башкарганга күрә йоклап калалар, ә иртән мәктәпкә барырга, балалар укытырга кирәк.
1945 елда, Җиңүдән соң, мәктәпкә фронтовик укытучылар кайта башлый. Беренчеләрдән булып кайткан П.А.Устеряков немец теле укыта. Ул бу телне камил белгән. Петр Афанасьевич – Мөслим урта мәктәбенә нигез салучыларның берсе, мәктәптә 1955 елга кадәр эшләгән А.П.Бустеряковның улы. Леонид Федорович Фролов, Яков Иванович Соловьев, Алесандр Никитович Новиков, Николай Ефремович Санников, Роман Ксенофонтович Козырев та эшли башлый. Аларның буыны узган гасырның 70-80нче елларына кадәр мәктәптә намуслы хезмәт куя.
50нче елларда илдә тормыш “куып җитәргә һәм узып китәргә” лозунгы астында бара. Биология укытучысы Е.Г.Соловьева сөйләгәнчә, хезмәт тәрбиясенә җитди игътибар бирелә, мәктәп яны участогында тәҗрибәләр үткәрелә. Укучылар куян үрчетәләр, квадрат-оя ысулы белән кукуруз үстерәләр, моның өчен кыш буе дәресләрдән соң торф-черемә чүлмәкләре ясыйлар, табигатьне яңарту буенча Сталин планы нигезендә мәктәп янында тупыллар һәм америка чаганы утырталар.
Мәктәпнең хәзерге бинасына 1940 елда нигез салына. Аны төзү тиз бара, әмма сугыш бу эшне 20 елга чигерә. Укучылар яңа бинага 1962 елда гына аяк басалар. Төзү эшләре әле тагын ун ел дәвам итә – алты сыйныф, спортзал, ашханә, мастерскойлар, хуҗалык биналары төзелә. Бу эшкә шул чорда директор булып эшләгән В.В.Никифоров, П . П . К р и в о ш е е в а , Н.Ф.Растатурин һәм укытучылар коллективы зур өлеш кертә.
1969 елда укытуның кабинет системасы кертелә. 1970 елдан һөнәрләргә өйрәтә башлыйлар. 70-80нче елларда яңа уку елына мәктәпне үрнәк әзерләгән өчен Шуган урта мәктәбе ун тапкыр Мактау кәгазьләре, күчмә байраклар белән бүләкләнә! Бу елларда мәктәп директоры булып яшь педагог Ш.Р.Шәрипов эшли. Шамил Рамазановичны таләпчән, инициативалы җитәкче буларак искә алалар. Мәктәпнең физика, химия, башка фән кабинетлары районда иң яхшылардан була. Укытуның техник чаралары, транспорт алына, кече ферма эшли. 1983 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее ачыла. Е.Г.Соловьева экспонатлар, истәлекләр, фотоматериаллар җыю буенча зур эш башкара. Ул 20 елга якын музей белән җитәкчелек итә. Мәктәп музее районда иң яхшысы санала.
1996 елдан мәктәп сату өчен яшелчә үстерү белән шөгыльләнә башлый һәм хәзергә кадәр районда әлеге продукцияне җитештерүдә иң эре хуҗалык булып тора. 1997 елда мәктәптә беренче компьютер булдырыла. Бүген исә укыту һәм тәрбия максатында информацион технологияләр һәм инновацион методикалар кулланыла.
80нче еллар ахырында, 90нчы еллар башында советча тәрбияләнгән, сугыш авырлыкларын күргән, сугыштан соңгы елларда эшләгән укытучылар лаеклы ялга китә.Бу чорда мәктәп белән үзе дә шунда укыган П.П.Устеряков җитәкчелек итә. П.П.Устеряков – Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы. Ул кыска гына арада районда иң яхшы мәктәп волейбол командасы тәрбияли, спортның әлеге төрен популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Соңгы 15-20 елда педагогик коллектив тотрыклы. Бүген мәктәптә эшләүче 16 укытучыдан яртысы – шушы мәктәпне тәмамлаучылар, дүрттән өченең 20 елдан артык педагогик стажы бар. Мәктәп педагогик кадрлар белән тулысынча комплектланган. Барысы да – югары белемле укытучылар. Унбер укытучы беренче һәм югары квалификация категориясенә ия. Эш нәтиҗәләре дә куанычлы. Соңгы елларда муниципаль рейтингта мәктәп беренче өчлеккә керә.
2006 елда мәктәптә соңгы 40 елның тарихи вакыйгасы теркәлде: шул чордагы район башлыгы Р.Хәбипов башлангычы һәм ярдәме белән мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланды. Укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды: җылы, якты, заманча сыйныф бүлмәләре, иркен спорт һәм акт заллары, җиһазланган мастерскойлар. Мәктәпкәчә төркем дә шундый ук шартларда (2019 елдан ул безнең канат астында) эшли. Балалар мәйданчыгы урнаштыруда, 2019 елда Россия Президенты грантына ясалган “Авыл ихата”сын әйләндереп алуда, үзебезнең су скважинасын булдыруда А.Басорина җитәкләгән Рус Шуган авыл җирлеге зур ярдәм күрсәтте.
Б ы е л м ә к т ә п территориясендә тагын бер музей – Рус Шуган авылы мәгарифе музее төзелә. Ул мәктәптә элек эшләгән һәм хәзер эшләүче укытучыларга – һәйкәл, педагог һәм тәрбиячеләрнең хезмәтен зурлау урыны булачак. Әлеге музей да Президент гранты средстволарына булдырыла һәм якын арада ишекләрен ачар, дип өметләнәбез.
Кызганычка каршы, бүгенге авыл мәктәпләренә хас проблема безне дә читләтеп узмады. Быел 1 сентябрьдә мәктәп бусагасын нибары 35 укучы атлап керде. Мәктәпкәчә төркемдә дә сабыйлар саны кимүгә таба. Шуңа карамастан, коллектив авыл һәм район тормышында актив катнаша, укыту, тәрбия процессында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Берничә ел инде районда укыту сыйфаты буенча алдынгы позицияләрне яулыйбыз, узган уку елында укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм конференцияләрдә 50 тапкыр җиңүче һәм призер булды. Халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау йөзеннән рус этномәдәният компонентлы мәктәп проектын тормышка ашырабыз. Мәктәптә вокаль-инструменталь ансамбль бар, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары ярдәме белән укучылар төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә.
Советлар Союзы Герое П.Днепровны, Татарстанның халык язучысы Ф.Садриевны, фән докторлары Р.Санникова һәм Р.Шәрипованы, танылган җитәкчеләр Ф.Мостафин, Ф.Долинин, Р.Гыймаевны һәм башка бик күп билгеле һәм әле билгеле булмаган, әмма илгә зур файда китергән укытучыларны, инженерларны, төзүчеләрне һәм башка белгечләрне тәрбияләгән мәктәпнең үткәне мактауга лаек, бүгенгесе үрнәк, киләчәге тагы да яхшы булыр, дип өметләнәм.
Фирдәвес Фәрхетдинов,
Советлар Союзы Герое П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев