Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкын борчыган иң зур проблема – юллар мәсьәләсе

25 август көнне Рус.Шуган авыл җирлегендә халык җыены булды. Мәдәният бинасында узган җыелыш башында "Президент белән бергә" вәкилләре килгән халыкка сайлау хакында буклетлар тараттылар.

Җыенда, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Рамил Мурзаханов, авыл башлыгы Александр Жуков һәм авыл халкы катнашты. Җирлек башлыгы Александр Жуков ярты ел эчендә авыл җирлегендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук алда торган планнарны бәян итте. Рәшит Кирамов үз чыгышында район буенча һәм Мөслимнең үзәгендәбашкарылган эшләргә тукталды. Һәм 13 сентярь көнне булачак сайлауларның үзенчәлеген аңлатты. Авыл халкы үз чтратында район җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына сорауларын җиткерде. Рамил Мурзахановка җирлектә урнашкан фельдшер-акушерлык пунктының эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирелде.

Шул ук көнне Олы Чакмак авыл җирлегендә дә халык җыены узды. Гадәттәгечә отчет җыелышында район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы һәм авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин үз чыгышында җирлектә башкарылган эшләрне анализлады. Киләчәккә планнар белән таныштырды. Авыл халкын борчыган иң зур проблема юллар мәсьәләсе. Бу прбелмпның чишелешен Рәшит Исрафилович әйтеп китте. Отчет җыелышы район мәдәният йорты үзшчәннәре концерт программасы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев