Автоэксперт пәнҗешәмбе һәм җомганы юлда аварияләр иң еш була торган көннәр дип атады
Автоэксперт Андрей Ломанов «Абзац» интернет басмасына атна ахыры традицион рәвештә Россия юлларында аварияләр иң күп була торган чор санала, чөнки машина йөртүчеләр рульгә исерек килеш утыра, трафик арта һәм кешеләр ашыга, дип белдерде.
Ломанов аңлатканча, ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен җомга – иң киеренке һәм аварияләр иң күп була торган көн. Юлларда исерек шоферлар күбәя: күпләр эш атнасы тәмамлануны билгеләп үтә, рестораннарга, клубларга һәм башка биналарга бара. Кешеләр дачаларга һәм табигать кочагына юл тота. Трафик тыгызлана, кешеләр ашыга, тәҗрибәсез машина йөртүчеләр саны арта. Болар барысы да потенциаль куркыныч хәлләрнең артуына китерә, дип өстәде эксперт.
Автоэксперт искәрткәнчә, машина йөртүчеләргә бу факторларны исәпкә алырга һәм атна ахырында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Пәнҗешәмбе һәм җомганың куркыныч көннәр икәнен белү юлда хәвеф-хәтәрләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Фото: Татар-информ
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев