Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августта нинди үлән җыярга

Августта җыела торган үсемлекләргә эт тигәнәге керә. Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк. Ул кан тамырларын чистарта, астма, аллергия, ревма­тизм һәм башка күп кенә авырулар вакытында кул­ланыла. Ялкынсынуны киметә, яраларны төзәтә.

Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кан­дала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.

Мәтрүшкәне җәй буе җыярга мөмкин. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны дәвалыйлар. Мәтрүшкәне тәм өчен чәйгә дә салырга мөмкин.

Тырнак гөлнең (календула) чәчәкләрен җыярга кирәк. Алар эпидермис, ашкайнату системасы, ба­выр, сулыш системасы авыруларыннан дәвалый.

Казтабанны (аптека ромашкасын) да җыеп киптерү яхшы. Аның чәчәкләре ашкайнату һәм сулыш системасындагы авырулардан, салкын тиюдән дәва буларак кулланыла.

Августта шулай ук кычыткан, песи үләне та­мыры, сазанак, үлмәс гөл (бессмертник песчаный) чәчәген, шома көпшә (дягиль лекарственный) та­мыры, аир тамыры, алтынбаш, балан кайрысы, әрекмән тамыры, үги ана яфрагы, абага тамыры, гөлбадран, бака яфрагы, әрем, меңъяфракны җыеп калырга кирәк.

Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев