“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предриятиесендә язгы су басуларга каршы һәм юллар төзүгә әзерлек максатында өмә үтте
Быел предприятие территориясендә 2 км 300 м озынлыгында юл төзеләчәк.
Бу максатка 3500 тонна щебенка тупланды. Су агу урыннары да булган капиталь юллар ашлык кабул итү һәм төяп озату вакытында автотранспортның тоткарлыкларсыз хәрәкәт итүе өчен мөмкинлекләр тудырачак. Урып-җыю чорында “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предриятиесенең үлчәү хуҗалыгыннан тәүлегенә 300дән артык машина үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев