Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Август-Мөслим” агрофирмасы эремә узелын эксплуатациягә тапшырды

Бу көннәрдә хуҗалыкта уҗым культураларын авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара.

Тукландыру һәм үсемлекләрне саклау чаралары эремә узелларында әзерләнә һәм сыек хәлдә басуга илтелә. Яңа объект Тойгелде авылы янында төзелде. Комплекс сыешлык һәм җиһазлардан гыйбарәт. Алар ярдәмендә ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын күпләп һәм тиз болгатып була.

Эремә нәтиҗәле булсын өчен су җылы булсын. Катылык күрсәткече, форсункалар тыгылмасын өчен суның чисталыгы да мөһим.

Эремә узеллары тәҗрибәсеннән күренгәнчә. Эшкәртүнең нәтиҗәлелеге генә түгел, сиптергечләрнең җитештерүчәнлеге дә арта.

2021 елда “Август-Агро” идарәче компаниясе республикадагы үз хуҗалыкларында эремә узеллары төзүгә 35 млн сумнан артык акча тотты.  Биш узел, шул исәптән Тойгелде авылы янындагысы, эксплуатациягә тапшырылды инде. Эремә узелларын төзү өчен ташландык скважиналар яңартылды, яңалары эшләнде. СанПиН таләбе буенча эремә узелы торак, сулык һәм су белән тәэмин итү объектларыннан 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Мәйданчыгы чуерташ белән каплана һәм койма коела. Юл салына һәм электрга тоташтырыла. Һәр мәйданчыкта су запасы хуҗалыкның тәүлеклек ихтыяҗыннан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев