Август башында Казан үзәгендә чаралар үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Яңалыклар

Август башында Казан үзәгендә чаралар үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Казан үзәгендә, ярышлар һәм бәйрәм үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Бу хакта шәһәр мэриясенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Казанда 29 июльдән 4 августка кадәр чаңгы роллеры буенча Россия чемпионаты уза. Төп стартларны «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы трассалары кабул итә, әмма шәһәр үзәгендә узучы ике финал ярышы чемпионатның иң югары ноктасы булачак. Шуңа бәйле рәвештә, 3 августта 6.00-15.00 сәгатьләрдә Кремль яр буе һәм Батурин урамы буенча транспорт хәрәкәт чикләнә.

2 августта 15.00-19.00 сәгатьләрдә «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм» дип аталган авиация бәйрәме уза. Чара кунакларын һөнәри ориентация аллеясы, мастер-класслар, җирле артистларның чыгышлары һ.б. көтә. 6.00-16.00 сәгатьләрдә - Кремль урамы, ә 14.00-20.00 сәгатьләрдә Сибгат Хәким урамы ябылачак. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза. 

Фото – «Татар-информ» сайтыннан 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев