Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Август-Агро" нефтьчеләр ягында

Командалар чиратлап борынгы мәктәп инсталляциясенә эләктеләр. Биремнәрне үтәп, чыгу юлын табарга кирәк иде. Җиңүче чыгу юлын табу тизлегеннән чыгып билгеләде. 


"Август-Агро" компанияләр төркеменең корпоратив ярышлары гадәти булмаган квест белән тәмамланды. Ул Шөгер авылындагы Нефть музеенда узды (кунакларны "Август-Лениногорск" агрофирмасы кабул итте). 
Квестта командалар борынгы мәктәп инсталляциясенә эләктеләр. Биремнәрне үтәп, чыгу юлын табарга кирәк иде. Җиңүче чыгу юлын табу тизлегеннән чыгып билгеләде. 
Квест биремнәрен командалар чиратлап башкарды. Бер команда, кодларны чишеп, карталарны тикшергән, яшерен ачкычлар эзләгән арада, башкалар саф һавада аттракционнарда күңелле ярышларда катнашты. Квестта беренче урынны "Август-Мөслим" һәм "Август-Лениногорск" командалары алды.
Квест командаларны тагын да берләштерде һәм язгы кыр эшләре алдыннан күңел күтәренкелеге бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев