Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Август аена сынамышлар

Һәр көнгә халык сынамышлары

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, “әбиләр чуагы” кыска булыр. Җылы һәм аяз булса – ак гөмбә уңар.

26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.

27 августта йомшак җил – аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.

28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.

29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр.

30 август – чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.

31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Чыганак: Бакча. Йорт. Рецептлар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев