Җаваплы хезмәт
Һава торышының нинди буласын метеорологлар фаразлый. Еллар дәвамында алып барган күзәтүләр, һава торышындагы үзгәрешләр аларга төгәл мәгълүмат туплау мөмкинлеге бирә. Метеорологлар башкарган эш бик четерекле.
Район метеостанциясендә Илнара Хәмидуллина кул астында дүрт кеше эшли. Алар – техник-метеорологлар Нурания Нәҗмиева, Нәзилә Сибаева, Әнисә Садыйкова, өлкән техник-метеоролог Гүзәлия Сәхбиева. Мөслим синоптиклары тәүлек дәвамында һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтеп, аларны калын дәфтәрләргә терки, алдагы еллар белән чагыштыра.
– Һава торышы турындагы мәгълүматлар “һава”дан алынмый. Без атмосфера басымы, болытлар торышы, җил юнәлеше, һава дымлылыгы, температура турындагы мәгълүматларны тиешле инстанциягә җибәргәч кенә, синоптиклар алдагы көннәргә фараз төзи ала, – ди район метеостанциясе хезмәткәрләре.
Район метеостанциясе һава торышы турындагы мәгълүматларны “5ру” сылтамасы белән урнаштыра. Әлеге сылтама белән керүчеләр һава торышы турында төгәл мәгълүмат ала.
– Метеостанциядә һава температурасын һәм дымлылыгын, җилнең юнәлешен һәм тизлеген, явым-төшем күләмен үлчәүче датчиклар урнаштырылган автоматик метеорологик комплекс эшли. Метеостанциядә җирлектә радиация дәрәҗәсе дә үлчәнә, атмосферадагы радиоактив матдәләр билгеләнә. Барлык күзәтүләрне, мәгълүматларны республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсенә җибәрәбез. Анда, мәгълүматларны карап, мөмкин булган метеорологик шартлар турында кисәтәләр, – ди Нәзилә Сибаева.
Март – яз ае. Әмма кыш китәргә ашыкмый. Кары да ява, бураннары, җилләре дә булып тора. Мартның беренче ике ункөнлекләрендә явым-төшем күләме нибары 3 миллиметр булган. Бу – нормадан 50 процентка ким!
Февраль аенда уртача температура -4,2 градус булган. Бу – нормадан 9 градуска югары. Явым-төшем күләме дә нормадан 60 процентка күбрәк булган. Март аенда уртача һава температурасының нормадан 7 градуска түбәнрәк һәм явым- төшемнең дә нормадан күпкә әз булуы теркәлгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өчен дә агрометеорологик күзәтүләр алып барыла. Авыл хуҗалыгы культураларының үсеше, туфракның дымлылыгы турындагы мәгълүматларны техник-агрометеоролог Фагыйлә Минһаҗева туплый.
– Кышын басуларда кар катламының калынлыгы 55 сантиметр иде, бүген ул 36 сантиметр тирәсе. Туң катламының тирәнлеге кыш айларында 70 сантиметрга җиткән иде, бүген бу күрсәткеч 55 сантиметрны тәшкил итә. Декабрь башында уҗымнар өчен бик уңай шартлар булмаса да, ай азагында тотрыклы кар катламы барлыкка килде һәм уҗымнарга кышлау өчен шартлар уңайлы булды, – ди Илнара Хәмидуллина.
Метеорологлар хәбәр итүенчә, кышкы чорда күзәтүләргә аеруча зур игътибар бирелә. Чөнки туфракның туңу тирәнлеге уҗымнарның ничек кышлавын күрсәтә. “Коры һава, салкын җил, кырау төшү, һава парлану кебек күренешләр күзәтелү начар”, – ди белгечләр.
Быел Бөтендөнья метеорология көне “Иртә кисәтү һәм иртә гамәлләр” темасына багышланган. Ул гидрометеорология һәм климат мәгълүматының кеше тормышы өчен әһәмиятен тагын бер мәртәбә ассызыклый.
Лилия Шәймиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев