Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава шартлары уңай торганда 

Район кырларында 110 бөртекле ашлык комбайны хәрәкәт итә.  Бу көннәрдә генә “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы өр-яңа “Акрос-585” комбайны сатып алды. 

Урак башында күзәтелгән яңгырлар һәм сүрән көннәр беренче этапта шактый авырлыклар тудырса да, экватор сызыгын узганнан соң урып-җыю эшләре ярыйсы гына темп алды. 
Көннәрнең һаман саен кыскара баруына, басуларда чыкның иртә төшүенә карамастан, район игенчеләре көнгә уртача 2 мең гектарга якын мәйданның уңышын җыеп ала. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 34 мең 500 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган. Бу – бөртекле культураларның 68 проценты, дигән сүз. 
– Район буенча гектар биреме уртача 35 центнер тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч белән республика буенча урталыкта барабыз. Алдагы көннәрдә һава шартлары аграрийлар өчен уңай килер дип фаразлана. Шуңа күрә бөтен көчне игеннәрне җыеп алуга туплау сорала. Районда төп культураларны 1 сентябрьгә алып бетерү бурычы куелды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Эре авыл хуҗалыгы формированиеләре белән бергә фермер хуҗалыкларында да бөтен көч ел уңышын җыеп алуга юнәлтелгән. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында быел бөртеклеләрдән 1 мең гектардан артык мәйданда бодай һәм арпа иккәннәр. 
– Көзге бодайның гектар биреме 50 центнердан артык булды. Бүген арпа уру бара. Бер үк вакытта тармакка инвестиция кертү турында да онытмыйбыз. Ашлык чистарту өчен ЗАВ агрегаты кайтардык. Аны көйләп икмәк чистарта башладык. Баланлыдагы ындыр табагын төзекләндерү дә бара. Шушы көннәрдә К-742 тракторы кайтып җитәчәк. Аның белән җир эшкәртү өчен сабан һәм БДМ агрегаты алган идек инде, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов. 
Уракка беренчеләрдән керешкән “Туган як” агрофирмасы игенчеләре алган темпны югалтмый. Биредә 80 процентка якын мәйданда игеннәр җыеп алынды. Уңыш та башка еллар белән чагыштырганда яхшы чыга. 
– Арышның һәр гектарыннан – 43,2, көзге бодайдан 43,4 центнер уңыш алдык. Уҗым культураларының гектар биреме узган елгыдан 4-5 центнерга артыграк булды. Язгы культуралардан арпа һәм рапс басуларының соңгы гектарларында эш бара. Чиратта сабан бодае һәм кукуруз гына калып килә, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов. 
“Туган як”та көзге чәчү дә уңышлы старт алды. Бүгенге көндә өч чәчү комплексы арышны җир куенына иңдерә. Быел арышның элиталы өч төрле яңа сортын чәчәләр. “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов”, “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыкларында да көзге чәчү эшләренә оешкан төстә керештеләр. Әлеге агрочара район буенча 3100 гектарда башкарылды. Быел көзге культураларны 17 мең гектардан артык мәйданда чәчү күздә тотыла, ди идарә белгечләре. Чәчү эшләрен 5 сентябрьгә төгәлләү бурычы куелуын да әйтергә кирәк. 

 

Әлфинур Номанова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев