Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ауны бетерергә иде!

Кошлар чир таратырлык булгач, ни өчен ау рөхсәт ителә соң?!

Яз җитте, елгаларда боз кузгалды. Бел­мим, быел Ык елгасында су артыр микән, 6-7 ел инде су күләме үзгәрми. Күп күлләр, язын су кермәү сәбәпле, корып бетте. Элек, болын- әрәмәләрне су баскач, чүп үләне орлыкла­рын агызып алып китә иде. Хәзер ялан-кыр­ларны, көтүлек-болыннарны шайтан таягы, билчән, алабута, балтырган, тигәнәк, әрем һәм мал ашамый торган башка төр үлән ба­сты. Ык елгасы 4-6 метрга саекты, ялан-бо­лыннарга су чыкмый хәзер, шул сәбәпле елга уртасында утраулар барлыкка килде. Яшьләр җәен елганың икенче ягына атлап кына чыгалар.

Газетадан апрель аенда ау сезоны ачы­луы турында хәбәр укыдым. Ауны, гомумән, бетерергә иде! Узган язда мылтык тавышлары ишетелмәде, көзен шулай да 2-3 тапкыр ату тавы­шы яңгырады. Элек билетлары булган аучылар кыш көне ауга чаңгыда чыкканнар. Хәзер, бәлки, ауга вертолет белән чыгаргадыр?! Гомумән, рай­ондагы барлык аучыларның ау мылтыкларын алып бетерергә кирәктер! Әле винтовка-авто­мат, төнлә күрсәтә торган приборлары да бардыр аларның. Кыш көннәрендә кар мотоцикллары (снегоходлар) белән ауга чыгалар. Кары тирән булгач, җәнлекләр кача алмый бит!

Йогышлы чирләрне киек кошлар, җәнлекләр тарата дип, ау сезоны ачылганчы газетада да яздылар, телевизордан сөйләп коткы таратты­лар. Кошлар чир таратырлык булгач, ни өчен ау рөхсәт ителә соң?! Әллә соң атылачак киек кош­ларда вируслар булмауны раслаучы берәр төрле таныклама булырга тиешме?

Телевизордан Алабуга районындагы Та­найка авылы тирәсендә урманда унбишләп ка­бан дуңгызы үләксәсенең кар өстендә ятканын күрсәттеләр. Кыш бик суык килде бит: салкын­нан, ачтан, бәлки, берәр чирдән үлгәннәрдер. Уйласаң, дуңгыз гриппыннан үлгән дип тә чыга­рырга да күп сорамаслар әле. Безнең халык кот­кы таратырга бик маһир бит ул!

Табигатебезне, тереклек дөньясын саклау йөзеннән Мөслим районы территориясендә ау­ларны тыярга кирәк, минемчә! Монда егерьләр ярдәмгә килә ала.

Мин үзем дә, сирәк кенә булса да, балыкка йөрим, көтү көткәндә су буйларын күзәтәм: ни гаҗәп, һәр 100-150 метр саен су өстендә төрле чүп-чар: пластмасса һәм пыяла шешәләр, бан­калар, әллә нинди пластик әйберләр... Камыш, бобрлар тураган агач ботаклары, әллә ниләр ага! Күп очракта ял итәргә килгән кешеләр эше бу! Дөресен генә әйткәндә, табигатьне үзебез ко­рытабыз!

Тиздән басу эшләре башланачак. Хәзер басу­ларга агулы орлыклар чәчәләр, күп күләмдә аш­ламалар, гербицидлар кертәләр. Игеннәрне ту­кландыручы әллә нинди сыекчалар сиптерәләр. Табигатьне агулап, файдалы корт-бөҗәкләрне, кошларны юкка чыгарабыз. Ике-өч айдан, “ни­тратлы-химияле” яңгырлар явып, булган яшелчә, җиләк-җимешләрне черетеп бетерә. Берничә ел инде шулай булды. Чөнки без “химия” өстендә утырабыз. Шуңа күрә республикада яман шеш авыруыннан үлүчеләр дә күп. Соңгы елларда аккошлар да, акчарлаклар да, кыр казлары да, яр чыпчыклары да күренми. Кояшлы көннәрдә елгадагы сулыкларның өсте төрле төсләргә ке­реп ялтырый. Бу сулыкларга агып төшкән ягу­лык-майлау материаллары калдыклары, хи­микатлар дип уйлыйм. Ул агу-химикатларның электән сипкәннәре дә ун-унбиш елга кадәр җитәдер! Ник басуларга органик ашлама чы­гармыйлар? Мал асраган кешеләрнең бакча арт­ларында берничә елга җитәрлек тирес өелеп ята бит. Аларны басуга чыгарып чәчсәң, ун елга да җитәр иде.

Зарип Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев