Ату буенча республика ярышларының зона туры узды
Ярыш нәтиҗәләре буенча Мөслим районыннан Илдус Фазлыев 3 нче урынны алды.
7 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Әлмәт шәһәрендә ату буенча республика ярышларының зона туры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мөслим районыннан Илдус Фазлыев 3 нче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Илдус ярышларда иң яшь катнашучы булды, аңа нибары 12 яшь. Ул 15-20 яшьлекләр категориясендә башка районнардан килгән егетләр белән беррәттән ярышты, – дип хәбәр итә "Форпост" үзәге директоры, "Юнармия" хәрәкәте штабы начальнигы, "Кибердружина" хәрәкәте җитәкчесе Илнур Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев