Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналар балаларының кайда йөргәнен беләме?

Хафалардан, хаталардан Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен... Әлеге җырны кайсы гына ана дога урынына кабатламый икән? Бу аңлашыла да, чөнки бүген балаларга эчүчелек, наркомания, фахишәлек кебек упкынга илтүче фаҗигаләр яный. Бала язмышы өчен ата-ана гына түгел, ил җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелек тә борчыла. "Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм...

Хафалардан, хаталардан Сакла баламны, Ходаем! Хәвеф-хәтәр адым саен... Әлеге җырны кайсы гына ана дога урынына кабатламый икән? Бу аңлашыла да, чөнки бүген балаларга эчүчелек, наркомания, фахишәлек кебек упкынга илтүче фаҗигаләр яный. Бала язмышы өчен ата-ана гына түгел, ил җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелек тә борчыла. "Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү (булдырмау) буенча чаралар турында" гы 71 нче санлы ТР Законы да юкка гына чыгарылмаган. Канун кабул ителүгә җиде елга якын вакыт үтсә дә, төнге сәгатьләрдә урамда йөрүчеләр саны гына кимеми. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышында төнге сәгатьләрдә урамда йөргән унлап яшүсмернең эше каралды. Полиция хезмәткәрләре гыйнвар, февраль айларында гына да 16 баланы тоткарлаган! Ә былтыр ел буена шулкадәр "төн кошы" эләккән булган. Нәрсә, хокук сакчылары уяулыкны арттырганмы? Әллә балаларыбыз иреккә чыкканмы? Эшләре комиссия каравына куелганнар арасында Иске Карамалы, Октябрь, Сөякәй, Әмәкәй авылларыннан үсмерләр күп иде. - Төнлә йөрергә ярамаганлыгын белмисең әллә? - Беләм... - Алайса сәгать 10 нан соң да нишләп йөрдең? - Телефон өйдә калган иде, вакытны белмәдем... Комиссия рәисе Рафаэль Демидов биргән сорауларга үсмерләрнең җавабы гадәттә әнә шундыйрак. Хактан да нәкъ кирәк вакытта үсмерләрнең я телефоннары булмый, я булса да зарядкасы бетеп "сүнә". Кайда йөрүләре белән кызыксына башласаң, "клубтан кайта идек", "дус кызымны озата идем" дигән җаваплар ишетәсең. Мәдәният хезмәткәрләре клубтагы чараларны шулай төнге 10 га кадәр үткәрәме әллә? Югарыда телгә алынган закон нигезендә җәмәгать учреждениеләрендә үткәрелүче чараларны "комендант сәгате" нә кадәр туктатмаучы оешма җитәкчеләре дә административ җаваплылыкка тартылыуын онытмаска кирәктер. Комиссия каршына басучыларның күбесе күрше авылдан кайтып килгәндә тоткарланган. Иске Карамалы егетләре - Октябрьгә, Сөякәйнекеләр Әмәкәйгә үк бара икән күңел ачарга. Төнге сәгатьләрдә олы юлда үзләре генә йөрүче бу балалар белән ни булмас?! Машина бәреп китү дә, кыргый этләр ташлануы да бар, Аллам сакласын! Полиция хезмәткәрләре сүзенә караганда, төнлә йөрүче балаларның киемендә яктырткыч аксессуарлар да булмаган. Россия Эчке эшләр министрлыгы җәяүлеләргә, шул исәптән мәктәп укучыларына кичен һәм төнлә юлга чыкканда, мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаргыч җайланмалар тагуны таләп итә. Монысы да кызыктан түгел, ә бәлки балаларның иминлеге өчен, югыйсә. Бу уңайдан бер мәктәп директорының "ул яктылык кайтаргычлар бар инде, укучыларга таратасы гына", дию дә сагайтырга мәҗбүр итте. Кайдадыр шкаф эчендә яткан ул аксессуарлардан кемгә файда? Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручы ике кыз баланың тәртибе дә тикшерелде утырышта. Төннең күзе юк дип уйлап, машинага утыру күңелсез нәтиҗәләргә китерә, билгеле. Балаларының әлеге гамәлләре өчен әти-әниләренә кесәләрен шактый такырайтырга туры килә. Балигъ булмаганнарның җәмәгать һәм күрсәтелгән башка урыннарда булуын чикләү турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен аларның әти-әниләренә ТР административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексның 3.11 нче маддәсе нигезендә кисәтү ясала яки 500 сумнан алып, 1 мең сумга кадәр административ штраф салына, вазыйфадагы затларга - 3 мең сумнан алып, 5 мең сумга кадәр, юридик затларга - 15 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Ел дәвамында шул ук гамәлләр икенче тапкыр кылынса, гражданнарга - 2 мең, вазыйфадагы затларга - 15 мең сум, юридик затларга - 50 мең сум күләмендә административ штраф салына. Үсеп килүче яшь буынны начар компанияләргә иярүдән, урам йогынтысына бирелүдән, яман гадәтләрдән саклауны күздә тоткан канун турында балалар һәм ата-аналар гына түгел, җәмәгатьчелек тә онытмасын иде. Саклыйк балаларыбызны! Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын, дигән бит. Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев