Ашыгыч медицина ярдәме табиблары кышкы салкында туңып яткан ир-атны коткарган
Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 3нче бүлендек станциясе бригадасы чакыру буенча Казан урамнарының берсенә килгән
Табиб Г.Кашапова һәм фельдшер А.Искәндәров урынга килеп җитүгә, ир-атның шактый нык туңганын күреп ала. Кардиограф тоташтырганнар – башта тынлык булган. Йөрәк тибеше юк. Инде ир-атның гомере өзелгән дип уйлаганда, кинәт монитор экранында йөрәкнең сүлпән генә тибеше күренеп киткән. Ир-атның гомере кыл өстендә булса да, бригада шундук аны коткарырга өмет барлыгын аңлап алган. Табиб «эшлибез!» дип фәрман бирүгә, бригада реанимация чараларына керешкән. Медицина хезмәткәрләре тәне инде суынып барган ир-атның җанына җылы өреп, йөрәк тибешен кайтарган.
Синуслы ритм белән ир-атны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Ашыгыч ярдәм хезмәте соңрак белешкәнчә, ул исән калган, хастаханәдә дәваланган һәм өенә кайтарып җибәрелгән.
Фото: Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе матбугат хезмәте җитәкчесе Ранель Сәлахов фотосы (ашыгыч ярдәм бригадасы рөхсәте белән куела)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев